«Агрокөчләр» холдингы сезон башланганчы 1 миллиард сумлык техника сатып алган

2017 елның 28 апреле, җомга

2017 елның авыл хуҗалыгы сезоны башланганчы «Агрокөчләр» холдингы сезон башланганчы 1 миллиард сумлык техника сатып алган. 100 берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы – заманча тракторлар, комбайннар, үзйөрешле сиптергечләр, төягечләр һәм башкалар сатып алынды. Шул исәптән 30 млн. сумлык 40 автомобиль сатып алганнар.

«Югары нәтиҗәләргә ирешүдә автопаркта заманча махсус техниканың һәм агрегатларның булуы бик мөһим. Үз автомобильләре булганда, холдинг агрофирмалары белгечләре барлык процессларны оператив тикшереп тора алалар: чәчү кампаниясенең барышын да, үсемлекләгә яклау чаралары кертелүне, печән чабуны һәм уңдыш җыюны да», – дип сөйләде «Агрокөчләр» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.

Бүгенге көндә «Агрокөчләр» АҖендә 11 меңнән артык авыл хуҗалыгы техникасы исәпләнә. Барлык машиналар даими рәвештә диагностика узалар һәм аларга вакытында сервис хезмәте күрсәтелә. Кыр эшләре вакытында вакытны дөрес сарыф итү максатларында холдинг кырларында күчмә сервис бригадалары кизү торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International