Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы муниципалитетларга авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләрне әйләнешкә кертү чараларын күрергә тәкъдим итте

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләргә аерым игътибар бирә. 2016 елда шундый 35,5мең га җир барлыгы ачыкланды, бу республикадагы сөрүлек җирләреннән 1%тәшкил итә.

«Бу җирләрне файдаланганда, авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 568 миллион сумга күбрәк булыр иде, – дип сөйләде җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин. – Шуңа күрә без муниципалитетларга хатлар җибәрде, аларда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләрне әйләнешкә кертү чараларын күрергә, кирәк булса, ул кишәрлекләрне алып, эшләүче башка хуҗалык субъектларына тапшырырга тәкъдим иделде».

Аның әйтүенчә, муниципаль берәмлекләрнең бюджетлары күбесенчә җир салымы түләвеннән оеша. Максатчан файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә карата җир салымы 5 мәртәбә арттырылган коэффициент кулланып исәпләнә, моннан тыш, салым ставкасы да арттырылырга мөмкин. Шулай булса да, бер муниципалитет та җир салымы ставкасын арттырмады әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International