Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы хезмәтчәннәре сөт җитештерүдә яңа үрләр яуладылар. 2017 елның 10 маенда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 100 тонна (узган елның шушы датасына карата +7,1 тонна) сөт саудылар, бер сыердан тәүлеккә уртача 13,7 кг туры килә.
Сөт җитештерүгә үзләреннән зур өлеш кертүчеләр арасында: «Сөләйманов А.И.» КФХ (узган тәүлектә - 25,2тонна сөт, +1,7 тонна), «Южный АФ» ҖЧҖ (22,9 тонна сөт, +0,7 тонна), «Нурлат сөте» ҖЧҖ (20,9 тонна сөт,+0,6 тонна) һәм гаилә фермалары (15,5 тонна, +3,2 тонна) бар.