Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында эре мөгезле яшь терлекләрне карау мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Казанка” АФ ҖЧҖ базасында “Яңа туган бозауларны тоту һәм карау. Эре мөгезле терлекләрне җәйге лагерьларда тоту» темасына семинар-киңәшмә узды.

Чарада Арча районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, авыл хуҗалыгы идарәсе, районның ветеринария берләшмәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм баш зоотехниклары катнашты.

Киңәшмә барышында районның авыл хуҗалыгы идарәсе һәм ветеринария берләшмәсе белгечләре эре мөгезле яшь терлекләрне карау үзенчәлекләре, бозаулар авыруларын профилактикалау чаралары, дару үләннәрен әзерләү һәм куллану турында сөйләделәр.

Терлекчелекне үстерү планнары турында “Казанка” АФ ҖЧҖ җитәкчесе Айдар Сабиров мәгълүмат бирде.

Чарада катнашучылар шулай ук “Казанка” АФ ҖЧҖендә эре мөгезле яшь терлекләрне һәм савым сыерларын тоту шартлары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International