Министрлыкта баланс комиссиясе утырышы узды

2017 елның 23 июне, җомга

Министрлыкта баланс комиссиясе утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов алып барды. Җыелышта ведомство карамагындагы учреждениеләрнең 2017 елның 1 кварталындагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгаклар ясалды.

Нотыклар белән “Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге” ТР ДУП, «Умартачылык идарәсе» ДБУ белгечләре, шулай ук дәүләт завод-конюшнялары вәкилләре чыгыш ясадылар.

Моннан тыш, оешмалар эшчәнлеген камилләштерү, аларны алга таба үстерү һәм башка башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International