“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен сынау буенча агроном-апробаторлар өчен укулар оештырылды. Тыңлаучылар каршында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ һәм «ТатНИИСХ» ФДБФУ белгечләре чыгыш ясаячак.
Укулар барышында хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен сынау, орлыкларны сертификацияләү, чәчүлекләрнең карантин куела торган чүп-чар белән чүпләнү, корткычлар һәм авырулардан зарарлану дәрәҗәсен билгеләү, урып-җыюдан соң орлык материалларын эшкәртү мәсьәләләре һәм башкалар каралачак.
Иртәгә, 13 июльдә, укырга килүчеләр алган белемнәрен ныгыту өчен «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларына барачаклар.