Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында терлек азыгы әзерләүдә алдынгыларны бүләкләделәр

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында терлек азыгы әзерләүдә алдынгыларны бүләкләделәр. «Акчалата премияләрне үлән чаптыручылар, аларны ташучылар һәм яшел массаны базларга тыгызлап салучылр алды, – дип хәбәр итте районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов. – Башкарма комитет карары нигезендә без һәр 10 көн саен бу эшләргә йомгак ясыйбыз. Беренче ункөнлек алдынгыларына бүләкләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тапшырды».

«Тагылма чаптыргычта эшләүче иң яхшы механизатор» номинациясендә стал «Сарман» агорофирмасыннан Иршат Галиев җиңүче булган. Ул «Тааруп» чаптыргычында 132 га мәйданда күпьеллык үләннәр җыйган. 2 нче урында – шул ук хуҗалыктан Фәргать Кәшапов, 3 нче урында – «Нөркәй” агрофирмасыннан Николай Антонов. «Үзйөрешле чаптыргычта эшләүче иң яхшы механизатор» номинациясендә «Нөркәй” агрофирмасыннан Сәлман Шакиров, «Җәлил” агрофирмасыннан Наил Кыямов һәм “Сарман” агрофирмасыннан Рәмдус Фәретдинов иң яхшылар дип танылды.

Азык җыю комбайннарында эшләүчеләр арасында “Сарман” агрофирмасыннан Мансур Хафизов җиңүче дип танылды. Ул «Ягуар» комбайнында 4,2 мең тонна яшел үлән чаптырып, сенажга төяп җибәрә. 2 нче урында – «Нөркәй” агрофирмасыннан Халит Маликов, 3 нче урында – «Җәлил” агрофирмасыннан Айрат Шәйдуллин.

Яшел массаны ташучылар арасында 1 нче урынны «Җәлил” агрофирмасыннан Зөфәр Гыймадиев алды. 2 һәм 3 нче урыннарда – “Сарман” агрофирмасыннан Ринат Илдарханов һәм Ринат Нәфыйков. Базларда яшел массаны тыгызлаучылар арасында 1 нче урынга «Нөркәй” агрофирмасыннан Мөдәрис Дәүләтбаев ия булды. 2 нче урын «Җәлил” агрофирмасыннан Ришат Нургалиевка бирелде, 3 урында – шул ук хуҗалыктан Нияз Даутов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International