Министрлыкта коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең тышкы инженерлык инфраструктурасын төзүнең, ремонтлауның һәм реконструкцияләүнең барышы турындагы мәсьәләләр буенча киңәшмә узды

2017 елның 14 июле, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең тышкы инженерлык инфраструктурасын төзүнең, ремонтлауның һәм реконструкцияләүнең барышы турындагы мәсьәләләр буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.

Фикер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Ришат Хәбипов, муниципаль районнар башлыклары, Татарстан бакчачылары берлеге рәисе Владимир Дейнекин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре кактнашты.

Эшләрнең барышы турындагы нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады. Нотыкта искә алынганча, бакчаларның инженерлык инфраструктурасын төзекләндерүгә 2017 елда республика бюджетыннан 550 млн. сум акча бүлеп бирелде. Бакчачылык ширкәтләре чикләренә кадәр юлларны ремонтлауга һәм реконструкцияләүгә – 300 млн. сум, бакчачылык ширкәтләре чикләренә кадәр электр челтәре объектларын төзүгә, реконструкцияләүгә һәм ремонтлауга – 100 млн. сум, су белән тәэмин итүгә – 100 млн. сум, каты кункүреш калдыкларын җыю һәм чыгару эшләрен оештыруга – 50 сум акча бүленде. Быел эшләр Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнарында һәм Казан шәһәрендә бара. «Бакчаларны сайлап алуның төп критерийлары: бакчачылык җәмгыятендә кимендә 200 участок булу һәм ел дәвамында даими яшәүчеләр булмау, шулай ук берничә берләшмәгә илтә торган юл булу, – дигән мәгълүмат бирде Ришат Хәбипов. – Бакчачылык ширкәтләре чикләренә кадәр электр челтәре объектларын төзү, реконструкцияләү һәм ремонтлау өчен критерийлар аерым билгеләнде, Лаеш, Әлмәт, Зеленодольск районнарыннан тыш һәм Әгерҗе, Азнакай районнарын кертеп».

Юллар ремонтлауга 123,5 млн. сум (41%) акча тотылган. Әлмәт, Биектау, Түбән Кама һәм Лаеш районнарында эшләр төгәләнде диярлек.

Электр челтәрләрен ремонтлау 58 ширкәттә башкарылган. Каты калдыклар өчен контейнернар 191 мәйданчык өчен алынды. «14 июльгә 19 каты калдыклар өчен 19 мәйданчык төзелде. Су белән тәэмин итүгә килгәндә – 47 су җыю башнясы кую һәм 37 скважина бораулар күздә тотыла. Эшләр башланды», – диде Ришат Хәбипов.

Татарстан бакчачылары берлеге рәисе Владимир Дейнекин районнарда Татарстанның бакчачылар берлеге һәм Иҗтимагый советы белән хезмәтәшлек итү өчен бу эшкә җаваплы затлар билгеләп кую кирәклкгкнә басым ясады.

Йомгак ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат оешмалар вәкилләрен бакчачылык ширкәтләренең тышкы инженерлык инфраструктурасын төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләү эшләрен тизләтергә өндәде. «Быелгы эшне тәгәлләп, 2018 елга план әзерләргә кирәк», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International