«Сөт иле» – «Яңа Чишмә» ҖЧҖ филиалында терлек азыгы әзерләүгә 70 бер. техника җәлеп ителгән. Монда тәүлекләп эшләү оештырылган – механизаторлар ике сменада эшлиләр. Филиал җитәкчесе Радик Нуретдинов сөйләвенчә, терлекләр уңышлы кышласын өчен 36 мең тонна сенаж, 4 мең тонна печән һәм 45 мең тонна силос әзерләргә кирәк.
«Бүгенгә 21 мең тоннадан артык сенаж салынды. Акъяр, Тубылгы Тау, Гади Чаллы хуҗалыкларында базлар тутырылды, Шахмай бүлекчәсендә базларны тутырырга керештеләр, – диде филиал җитәкчесе Радик Нуретдинов. – Һәркөнне механизаторлар 1,1 – 1,2 мең тонна яшел масса салалар, 5-6 көн эчендә баз тула, сенажның сыйфаты яхшы булыр кебек».
Радик Нуретдинов яхшы эшләүче механизаторлардан Рамил Гыймрановны һәм Ринат Сөләймановны атап китте. Үләннәр чаптыруда – Тәлгать Шәмиев, Фәндәс Хәсәнов һәм Рәзил Галимов, сенаж тыгызлауда Александр Феоктистов һәм Илшат Җамалиев яхшылар рәтендә.