Министрлыкта Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2017 елның беренче яртыеллык эшенә йомгаклар ясалды

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Министрлыкта Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2017 елның беренче яртыеллыгындагы контроль-күзәтчелек эшчәнлеге хакында гавами фикер алышу узды. Чарада Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире Глеб Макаров һәм башкалар катнашты.

Учреждение эшенә йомгаклар турындагы нотыклар белән Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасарлары Ленар Фәттерахманов һәм Евгений Иванов чыгыш ясадылар.

Ветеринария күзәтчелеге өлкәсендә 6 ай эчендә 960 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелгән, нәтиҗәдә, 332 хокук бозу очрагы ачыкланган. Африка дуңгызлар чумасын (АЧС) һәм кошлар гриппын профилактикалауга аерым игътибер бирелгән. Шул исәптән 34 дуңгызчылык хуҗалыгына, дуңгызлар сую һәм дуңгызчылык продукциясен эшкәртү предприятиеләренә тикшерү уздырылган, дуңгызчылык продукциясе сатыла торган 46 урында һәм җәмәгатьчелек туклануы предприятиеләрендә дә тикшерү үткәрелгән. Россия Федерациясенең имин булмаган субъектларыннан АЧС вирусы керүен булдырмау максатында, Татарстан Республикасында ЭЭМның ЮХИДИ постларында күзәтчелек астында булган йөкләрне ташучы 468 автотранспорт чарасы тикшерү аша узган.

Үсемлекләр карантины өлкәсендә 372 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелгән, дәүләт җир күзәтчелеге өлкәсендә 263 тикшерү уздырылган.

Киңәшмәдә Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм тәҗрибә алмаштылар. Учреждение белгечләре күпсанлы сорауларга җаваплар бирделәр.

«Күзәтчелек органнарының роле, һичшиксез, бик зур, чөнки безнең тырышлык бердәм максатка – республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә юнәлдерелгән», – диде Николай Титов.

Министрның беренче урынбасары халыкка мәгълүмат бирү һәм киләчәккә планнар кору өчен мондый очрашулар уздыруның кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International