Владимир Чернов һәм Владимир Никитин – Нурлат муниципаль районында урак алдынгылары

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «Южная» агрофирмасыннан механизатор Владимир Чернов бөртекле культуралар суктыручы комбайнчылар арасында алдынгыларның берсе. Урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле «Акрос 580» комбайнында ул 740 тонна ашлык суктырган.

2007 елда ул Нурлат районының «Богдашкино» ҖЧҖендә эшли башлый. 2010 елдан башлап «Южная»агрофирмасында тракторчы булып эшли.

«Авыл хуҗалыгы техникасын бик яхшы белә, төрле маркадагы тракторларда һәм авыл хуҗалыгы машиналарында эшләү буенча бай тәҗрибә туплаган, даими рәвештә югары уңышларга ирешә», - дип сөйлиләр аның турында хезмәттәшләре.

Районда бөртеклеләр җыюда үзеннән зур өлеш кертүче комбайнчыларның тагын берсе – Владимир Никитин. 6 эш көне эчендә ул үзенең Нью-Холланд комбайнында 696 тонна ашлык суктырган.

Владимир Никитин 30 елдан артык механизатор булып эшли. Эш сөючәнлеге нәтиҗәсендә ул берничә мәртәбә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдынгыларының район слетында катнашты, намуслы хезмәте өчен күпсанлы бүләкләргә ия. Мәс., 2014 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International