Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының видеоконференциясендә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2017 елның 18 августы, җомга

Бүген видеоконференция режимында Россия Федерациясе субъектларында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары статс-секретарь Иван Лебедев үткәрде.

Чарада АПКның төбәк идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, Татарстан Республикасының «Агрокредитсоюз» ССКПК башкарма директоры Гөлфирә Ризаева, Казан кооператив институтының фәнни эшләр буенча проректоры Юлия Вәлиева, Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисенең беренче урынбасары Рашат Шәймәрданов катнашты.

Киңәшмә барышында «Кече бизнес һәм шәхси эшкуаралык инициативасына ярдәм» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, ирешелгән уңышлар, гамәлдәге җитешсезлекләр, шулай ук аларны бетерү буенча тәкъдимнәр, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү юнәлешләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International