Татарстанда быелгы урак өстенең кызган чагы. Урак алдынгыларын бүләкләргә дип кырларга муниципаль районнар башлыклары, башкарма комитетлар җитәкчеләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары чыгалар.
Шушы көннәрдә Чүпрәле муниципаль районында да урак алдынгыларын бүләкләделәр. Бүләкләр «Ак Барс Чүпрәле” ҖЧҖеннән – Валерий Храмовка, Петр Архиповка, Александр Юркинга, «Чынлы» ҖЧҖеннән – Илдус Зәмдихановка, Рәфикъ Шәйдулловка һәм «Мәхмүтов И.Ф.» КФХсыннан Газинур Мөхәммәтҗановка бирелде. Алдынгыларга бүләкләрне район башлыгы Александр Шадриков тапшырды һәм игенчеләргә алга таба уңышлар теләде.
Тәтеш районында районда беренчеләрдән булып 1 мең тоннадан артык ашлык суктырган комбайнчыларга акчалата премияләр тапшырылды. Болар: «Колос» АФ» ҖЧҖеннән Виталий Матвеев, «Содружество» ҖЧҖеннән Евгений Маврин һәм Николай Алешин. Шулай ук 750 тоннадан артык ашлык суктырган механизаторлар да бүләкләнде, болар: «Содружество» ҖЧҖеннән Сергей Филатов, Николай Авдеев һәм Хәйдәр Габдулин.