Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру юллары турында фикер алыштылар

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Татарстан Республикасында 2018 елның 2 аенда сөт терлекчелеге эгчәлегенә йомгаклар” темасына киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Нәҗип Хаҗипов, Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы юелгечләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты.

«Ел башында без муниципаль районнар башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашында семинар уздырган идек, – диде, киңәшмәне ачып, сказал, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов. – Уку программасына савым сыерларын ашату һәм карап тоту, эре мөгезле яшь терлекләрне үстерү мәсьәләләре кертелгән иде. Бүген без арадаш йомгаклар ясарга җыелдык. Исегезгә төшерәм, 2018 елга без авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне 5%ка арттыру бурычы куйган идек. Моңа ирешү күп факторларга бәйле, шулар арасында – хезмәт җитештерүчәнлеген, хезмәт хакын арттыру».

Ике айда терлекчелек эше күрсәткечләре турындагы нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Ул 2018 елда республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре арасында «Югары продуктивлы яшь таналар үстерү елы дип игълан» дип искә төшерде. «Узган елның декабрендә без барлык районарда семинарлар үткәрдек, гыйнварда бозаулар үстерү буенча хисаплылыкның яңа формасын эшләп керттек », – дип сөйләде Нәҗип Хаҗипов.

Аның әйтүенчә, мониторинг һәм анализ өчен савым сыерларының баш саны 200дән артык булган 245 авыл хуҗалыгы оешмасы сайлап алында. Бу хуҗалыкларда барысы 200 мең баш сыер бар.

Ике ай эчендә авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 63 мең тонна ит (103%) һәм 198 мең тонна сөт (103%) җитештерелде.

Узган ел беләнчагыштырганда сөт җитештерү күләмнәрен арттырган районнар арасында Кукмара, Балтач, Азнакай, Әлки, Саба, Зәй, Әтнә, Балык Бистәсе районнары һәм башка районнар бар. Шул ук вакытта сөт күләмен киметкән районнар да бар, болар: Кайбыч, Чистай, Буа, Мөслим, Апас, Менделеевск, Бөгелмә, Кама Тамагы, Тукай, Чүпрәле районнары. Узган елгы дәрәҗдә калган районнардан: Әлмәт, Ютазы, Алабуга, Зеленодольск, Баулы, Югары Ослан һәм Алексеевск районнары.

«Бүгенге көндә Татарстан буенча сөткә бәяләр бер литрга 21,55 сум тәшкил итә», – диде Нәҗип Хаҗипов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен сөт эшкәртүчеләр белән озак сроклы шартнамәләр төзергә өндәде. «Сөткә сатып алу бәяләренең артуын хәзер көтеп торудан файда юк. Татарстанда җитештерүчеләргә ярдәм чаралары күрсәтелә, шул исәптән сатылган һәр литр сөткә 3 сум карала, әмма хәзер без аны җитештерүнең үзкыйммәтен төшерү юлларын һәм резервларын эзләп табарга тиеш», – дип ассызыклады ул.

Сөт җитештерү һәм эре мөгезле терлекләр артымы буенча лидер хуҗалыклар арасында Нәҗип Хаҗипов Саба районыннан «Мөхәммәтшин З.З.» КФХсын атады (2 айда 1 сыердан 1762 кг сөт савылган, уртача артым – 934 гр), Кукмара районыннан «Урал» АХҖК - (1751 кг, 857 гр), Әтнә районыннан «Шахтер» ҖЧҖ - (1712 кг, 853 гр), Мамадыш районыннан «Продпрограмма» АПК” ҖЧҖ - (1688 кг, 876 гр), Кукмара районыннан Вахитов ис. АХҖК - (1586 кг, 1021 гр) һәм башкалар.

Аннары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов чыгыш ясады. «Мөһим икътисадый күрсәткеч – җитештерүнең табышлылыгы. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең исәбе, анализы булырга тиеш, аның үзкыйммәтен төшерү юлларын эзләргә кирәк, – диде ул. – Моннан тыш, хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш, бу бик мөһим».

Николай Титов, 2017 елда барлык хуҗалыклар буенча терлекчелек продукциясенең тулаем күләме 121,5 млрд. сум булды, чагыштырма үсеш – 1,5%, булды, диде. Обеспечили высокую рентабельность производства продукции животноводства сельхозорганизации Кукмара, Балтач, Әтнә, Актаныш, Мамадыш, Чистай, Тукай районнары авыл хуҗалыгы оешмалары терлекчелек продукциясен җитештерүдә югары табыш алуга ирештеләр.

Киңәшмә барышында Кукмара районыннан «Урал» АХҖК баш бухгалтеры Гасимә Хәкимова чыгыш ясады. Ул катнашучыларны хуҗалыкта сөт җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды. Шулай ук «Камп» ҖЧҖенең сәүдә бүлеге белгече Ринат Сибгатуллин чыгыш ясады, ул салам ваклау технологиясе белән таныштырды.

Киңәшмәгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йомгак ясады. «Терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясен җитештерү күрсәткечләре авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләреннән бик күп тора. Үз эшчәнлегегезне анализларга һәм файдаланылмаган резервларны эзләргә кирәк», – диде Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International