Министрлыкта башлангыч һәм район һөнәр берлекләре оешмалары рәисләре өчен семинар узды

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Узган атна азагында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында башлангыч һәм район һөнәр берлекләре оешмалары рәисләре өчен семинар узды.

Төп нотык белән Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, 2018 ел Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясе өчен Хокук яклау эше елы итеп игълан ителде, бу мондый чараларның нәтиҗәлелеген арттыру һәм хезмәт законнарының үтәлешен һөнәр берлеге тарафыннан тикшереп торуны активлаштыру максатларында эшләнде. «Татарстанда “Иң яхшы хокук саклау эшенә” конкурс уздырыла. Анда катнашу шартлары белән АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты сайтында танышырга мөмкин», – дип билгеләп үтте Фәридә Гарифуллина.

Ул шулай ук семинарда катнашучыларның игътибарын яшь гражданнарның хокукый һәм социаль якланышын тәэмин итү, һөнәр берлекләре оешмалары яшьләр советларының эшен һәм күмәк шартнамәләрнең «Яшьләр сәясәте. Социаль гарантияләр һәм ташламалар» бүлекләренең үтәлешен тикшереп тору зарурлыгы мәсьәләләренә дә юнәлтте.

Семинар барышында шулай ук хокук саклау эше бүлеге башлыгы – Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясенең хезмәт буенча хокук инспекторы Гүзәл Мингалиева, яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге башлыгы Ольга Титова чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International