Республиканың Сарман районында язгы чәчүдә тырышып эшләгән механизаторларны бүләкләделәр

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районында язгы чәчүдә тырышып эшләгән механизаторларны бүләкләделәр. «Мәгълүм булганча, безнең районда һәр ун көн саен үсемлекчелек һәм терлекчелек алдынгыларын билгеләп узабыз, ә 2017 елда язгы чәчүдә тырышлык күрсәткән игенчеләрне дә бүләкләү турында карар кабул ителде. Бу традиция быел да дәвам итә, – дип сөйләде районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов. – Һәр өч көн саен механизаторлар эшенә йомгак ясала. Йомгак ясаганда чит илдә һәм үзебездә җитештерелгән тракторларның куәтләре, шулай ук бер сменада норма үтәлеше исәпкә алына».

Беренче җиңүчеләргә бүләкләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм райлнның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тапшырган.

Үзебезнең тракторларда эшләүче механизаторлар арасында беренче урынны «Сарман» агрофирмасыннан Ленар Газизов алган. Икенче һәм өченче урынннарда – «Нөркәй» агрофирмасыннан Флер Гайфетдинов һәм Раиф Солтанов.

Чит ил тракторларында эшләүче механизаторлар арасында беренче урында – «Нөркәй» агрофирмасыннан Альберт Хәннапов. Икенче һәм өченче урыннарда – шул ук агрофирмадан Айнур Шәйдуллин һәм Раил Гибадуллин.

Шикәр чөгендере чәчүдә алдынгылыкны «Сарман» агрофирмасыннан Рәмдус Фәретдинов яулады. Икенче урында – шул ук предприятиедән Марс Гайнетдинов һәм өченче урында – Ринат Сәгъдәтов.

Сабан бодаен чәчүдә беренче урын “Җәлил” агрофирмасыннан Марат Шәфигуллинга бирелде. Икенче һәм өченче урыннар «Сарман” агрофирмасыннан Рамил Агелтдиновка һәм Илдар Зиннуровка бирелде. «Шундый кызыксындыру чаралары булганда, тагын да тырышыбрак эшлисе килә», – ди Марат Шәфигуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International