Министрлыкта фермерлык челтәрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2018 елның 1 июне, җомга

Кичә, 31 майда,  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында  «Фкермерлык  челтәре – урбанизацияләнгән   авыл хуҗалыгы   технологиясе» темасына  түгәрәк  өстәл узды. Чара “Яшел якалылыр  буыны” проектын  гамәлгә ашыру  кысаларында  Яшьләр эшләре  буенча федераль агентлык  ярдәмендә   узды.  Фикер алышуда  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары    Олег Земсков, «Эшкуарлык фабрикасы” проектына нигез салучы  Айдар Булатов, «Яшь  профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионаты психологы Эльвина Бабаева һәм башкалар  катнашты.

Түгәрәк  өстәлдә катнашучылар  фермерлык  челтәрен үстрү, укыту  мәйданчыкларын  булдыру мөмкинлекләре һәм башкалар  турында  фикер алыштылар.

Чара  азагында Агрохакатон кысаларында  агродизайн һәм фермерлык  челтәре  өлкәсендә уздырылган  конкурста  җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы  булды.   Конкурста  «Яшел  өстәл» проекты җиңеп чыкты, ул  бу  елның  җәендә гамәлгә ашырылачак.  Проект гидропоника ысулы  белән яшеллек үстерелә торган     журнал өстәлен  җыюны  күрсәтүдән  гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International