Игенчеләр сараенда аграр югары уку йортлары вәкилләре белән очрашу узды

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Сегодня Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм  АПК предприятиеләренең  аграр  белем бирү һәм  фәнни  оешмалар белән  хезмәттәшлек  итү мәсьәләләре буенча  киңәшмә  узды.  

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының  беренче урынбасары  Николай Титов, министр  урынбасарлары  Олег Земсков, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Ришат Хәбипов, Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  фән, мәгариф һәм   инновацион технологияләр  бүлеге башлыгы  Наил Хәмидуллин, Н.Э.Бауман ис. КДВМА  ректоры   Рөстәм Равилов, КазДАУ ректоры Айрат Вәлиев,   "ТИПКА"  өстәмә   белем  бирү  ФДБМУ  ректоры Николай Якушкин, Казан кооператив институты  ректоры Алсу Нәбиева һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар АПК белгечләренең  аграр уку  йортларының  белем бирү процессында катнашу,   Министрлык белгечләренең  һәм АПК оешмалары белгечләренең, агробизнесның  әйдәүче белгечләренең уку программаларын   эшләүдә, лекцияләр һәм практик дәресләр  үткәрүдә катнашу мөкинлекләрен  карадылар.

Киңәшмә  барышында  шулай  ук    республиканы   авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән берлектә укыту-тәҗрибә  хуҗалыгын булдыру, финанс ярдәме күрсәтү механизмнарын эшләү, иң яхшы  хуҗалыкларда  студентларның җитештерү  практикасын  уздыру, практика   базасына өстәмә  дәүләт ярдәме   чараларын  эшләү мәсьәләләре каралды.   

Киңәшмәдә шулай  ук  студентларны   һәм укып  чыгучыларны эшкә  урнаштыру, укучыларга ярдәм итүнең яңа  рәвешләрен эшләү мәсьәләләре хакында  фикер алыштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International