Казанның авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 57,5 млн. сумлык товар китерделәр

2018 елның 20 октябре, шимбә

Казанда  шимбә  көнне  узган  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  һәм көндәлек  әйберләр  сату  ярминкәләренә  57,5 млн. сумлык  товар  китерделәр, аларны  төяп   646 машина  килде.

Ярминкәләрдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов, министр  урынбасарлары,  АПК бүлекчәләре  җитәкчеләре  булып кайттылар. 

“Казан” агросәнәгать паркы”  ААҖ территориясендә   Арча, Кукмара районнары  вәкилләренең,  шулай  ук    «Татмелиорация» ТК”  ААҖ продукциясе  сатылды.   Бирегә  12 млн. сумлык  авыл  хуҗалыгы продукциясе  белән     153 машина килде.

 «Район бүлекчәләре  үзләре  үстергән продукцияне  күп алып  килделәр, болар:  кәбестә,  кишер, чөгендер һәм башка яшелчәләр.  Гадәттә  яшелчәләрнең  90 - 95% сатыла.  Республикада  бүген  50   агромелиорация        бүлекчәсе  эшли.  Продукция  җитештерүне елдан-ел  арттырабыз. Республикада  сугарулы  җирләрне торгызу  программасы  эшли,  аның  нигезендә  соңгы   5-6 елда   30 мең   гектар  җир һәм   500гә якын   гидротехник  корылма торгызылды, -  дип сөйләде    «Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ  директоры   Марс Хисмәтуллин.

Авиатөзелеш  районы  ярминкәсендә  «Татагрохим» ААҖ вәкилләренең  продукциясе  сатылды.   «Һәр ел  үткәрелә торган  бу  чарага  без  ныклап  әзерләнәбез, һәр  мәсьәләне җентекләп  карыйбыз.  Ярминкәгә  яшелчә,  җиләк-җимеш, ит һәм  кондитер әйберләре,  умартачылык  продукциясе һәм башка товарлар  алып  килдек", - диде  “Татагрохим” ААҖ  генераль  директоры  Наил  Гобәйдуллин.

Бүген авыл  хуҗалыгы  ярмикәләренә     25 тоннадан  артык  ит,  33 мең  данә    йомырка һәм   108 тонна  бәрәңге  китерелде.  Бөртекле  культуралардан   арпа, бодай, арыш, солы алып  килделәр.   Шулай  ук  хәйрия  ашлары  да,     концерт-күңел  ачу   программасы  да  оештырылган  иде» - диде  «Татагрохим» ААҖ  генераль директоры Наил  Гобәйдуллин. 

«Татарстанның  авыл  хуҗалыгы продукциясе  җитештерүчеләренә һәм бу  ярминкәләрне  оештыручыларга  уңай  бәяләрдән һәм сыйфатлы  продукция  сатып  алу мөкинлекләре  тудырган  өчен    чын күңелдән рәхмәт белдерәсе  килә», – диде  Казанда  яшәүче    Динар Фәттахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International