Марат Әхмәтов: Татарстанда 2019 елда чәчү эшләренә финанс чыгымнары 25 млрд сум фаразлана

2018 елның 15 декабре, шимбә

Алдагы  елга язгы кыр эшләренә  әзерлекнең  бүгенге  этабы турында  җомга  көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  киңәшмәдә  Татарстан Республикасы Премьер  министры урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов   турында сөйләде.   

Киңәшмәне  Татарстан  Республикасы Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.  Барлык  муниципаль районнар белән  киңәшмә видеоконференция режимында  узды. 

Марат  Әхмәтов, Татарстанда 2019 елда чәчү эшләренә финанс чыгымнары 25 млрд сум фаразлана,  диде.   Бу  суммадан 15 млрд сумга  якыны кредит  займнары булачак. Кайбер банклар   белән   чәчү эшләрен кредитлау схемасы инде килешенгән. КФХ башлыкларын,  авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләрен чакырып, финанс учреждениеләре вәкилләре белән киңәшмә уздырылды.

“Банкларга 36 район 4,5 млрд сумга  гариза бирде, әмма   кайбер районнарда  берәр  хуҗалык  кына. Тагын  җиде районнан    бер гариза да юк  әле", - диде  Марат Әхмәтов. Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  әйтүенчә, киләсе атна ахырына кадәр банклар белән займ алу буенча документлар пакетын формалаштыру тәмамлана.

Марат Әхмәтов минераль ашламалар әзерләүнең  барышы   турында да хәбәр итте.  Хәзерге вактытка 36,2 мең тонна ашлама тупланган, ягъни бер гектарга 12,5 кг.

“Без 2019 елга бер гектарга  кимендә   70 кг  ашлама  кертергә    дигән бурыч куябыз. Көзге дым запасы  җитәрлек булмаганга күрә  шундый  план  куела.    Корылыкка каршы иң әйбәт чара - үсемлекләрне кирәк кадәр ашлама белән тәэмин итү”, - диде нотыкчы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International