Рөстәм Миңнеханов Чехиянең авыл хуҗалыгы министрын төбәкнең авыл хуҗалыгы куәте белән таныштыру өчен Татарстанга чакырды

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  җитәкчелегендәге   Татарстанның рәсми   делегациясе  сәфәре  кысаларында  Татарстан Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов   Чехия  Республикасы авыл  хуҗалыгы  министры   Мирослав Томан белән   очрашты.  

Чехия   коллегаларына  ул  кыскача  республиканың  авыл  хуҗалыгы  комплексы  турында  сөйләде.    «Татарстан сөт җитештерү буенча    Россиядә  1  нче  урында тора һәм  югары  сыйфатлы  чимал  базасын тәкъдим  итә  ала, -  диде  Рөстәм Миңнеханов, - моннан  тыш,    Татарстан   агрохолдингларының  күләмле  инвестиция   проектларын  гамәлгә ашыруда  бай  тәҗрибәсе  бар».

Ул  Чехиянең  авыл  хуҗалыгы  министрын  төбәкнең  авыл  хуҗалыгы  куәте  белән  таныштыру  өчен  Татарстанга  чакырды. 

Үз чиратында,     Мирослав Томан әфәнде  агросәнәгать комплексының өлкәсендә  махсуслашкан  чех  компанияләренең Татарстан  партнерлары  белән  бизнесны  үстерүгә омтылышлары  барлыгы  турында  белдерде.     Ул  бу  елның  якынча  июнендә Россиягә  эш сәфәре  кысаларында  Татарстанга  бик  теләп  килергә әзер  булуын  җиткерде.    

Хезмәттәшлек  юнәлешләренә килгәндә,   Мирослав Томан терлекчелек  һәм үсемлкчелек  өлкәләрендә  генетик  тикшеренүләрне,   авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  заманча   технологияләрне,  эшкәртү  һәм азык-төлек  сәнәгатен  атады. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстанга  Чехия  коллегалары  сәфәре  кысаларында   авыл  хуҗалыгы  өлкәсендәге  кызыклы  проектларны  гына түгел,  ә  татар  халкының авылда  сакланып  калган  тормыш  рәвешен,  көнкүрмешен дә  күрсәтүне ниятләп  тора.  Татарстан   Президенты  бүген  республикада  “Хәләл” продукция җитештерүгә дә  зур  игътибар бирелүе  турында  әйтте.  

Очрашу  барышында  шулай  ук  азык-төлек  продуктларының  сыйфатына  контроль, кулланучыларның  мәнфәгатьләрен  яклау  мәсьәләләре  турында  фикер алыштылар.    Чехия  авыл  хуҗалыгы  министры  Польшадан  керә  торган  терлекчелек  продукциясенә, «Чехия  кулланучыларының    мәнфәгатьләрен кайгыртып»,  контроль кертелүе  турында    билгеләп  үтте.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International