Балтач һәм Буа районнарында машина белән сыер саву осталары конкурслары узды

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

28 майда  Балтач  районында  машина  белән  сыер  саву осталарының  36 нчы  район  конкурсы  һәм  эре  мөгезле  терлекләрне  ясалма  орлыкландыру   операторларының  12  нче   район конкурсы  узды.   

 Чарада район  башлыгы   Рамил Нотфуллин,  “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ башлыгы, «Элита» баш  нәсел  предприятиесе” АҖ филиалы  җитәкчесе һәм белгечләре, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы  һәм  белгечләре, авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре    зоотехниклары  катнашты. 

Конкурсның  беренче  өлешендә  анда  катнашучылар    теоретик  сорауларга  җаваплар  бирделәр.  Икенче – практик  өлешендә   сыер савучылар  саву  аппаратын  сүтеп-җыю, сыер саву буенча  биремнәрне  үтәделәр,  эре  мөгезле  терлекләр үрчетү   буенча  технологлар ясалма  орлыкландыру  буенча  үз  осталыкларын  күрсәттеләр. 

Ярышлар  йомгаклары  буенча  машина  белән  сыер саву  осталары  арасында  1  нче  урынны  «Кызыл юл» АХҖКыннан   Гөлназ Нотфуллина алды,  2  нче  урынны    – «Сорнай» ҖЧҖеннән  Петрова Елена,  3  нче  урында   –  «Татарстан АХП» ҖЧҖеннән Гөлнар Ханнанова.   Эре  мөгезле  терлекләрне  ясалма  орлыкландыру   операторлары  арасында     1  нче  урынга  Илнар Әхмәдиев чыкты  («Алга» ҖЧҖ), 2 нче  урында  -  Нина Петрова («Дуслык» ҖЧҖ), 3  нче  урында  – Илфак Фәлахетдинов («Борнак» ҖЧҖ). Барлык  җиңүчеләргә һәм катнашучыларга  Мактау  грамоталары һәм кыйммәтле  призлар  бирелде. 

Машина  белән  сыер  саву осталары  конкурсы  Буа районында да  узды.  Чарада  Буа муниципаль районы  башлыгы    Марат Җәббаров, районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы   Рәнис Габитов, терлекчеләр, зоотехниклар һәм  авыл  хуҗалыгы  оешмалары җитәкчеләре  катнашты.  

Буа районы  конкурсында  машина  белән  сыер  саву  осталары  арасында  җиңүчеләр  булып  түбәндәгеләр  танылды:    "Дружба" ҖЧҖеннән   Алина Владимирцева  -  1  нче  урында,  2 нче  урында  -    "Заря" ҖЧҖеннән  Анна Емельянова һәм 3 нче  урында  - "Коммуна" ҖЧҖеннән Мәйрам Рахманова. Район  башлыгы   Марат Җәббаров конкурста  җиңүчеләрне  котлады,  аларга      грамоталар  һәм акчалата  премияләр  тапшырды. 

“Авыл     шундый  конкурслар  уздыру  авыл  җирендә хезмәткә  һәм гади  эшче  һөнәрләренә       ихтирам уятуга  юнәлдерелә, - дип  билгеләп  үтте  Балтач районы  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы  Фирдәүс Нәбиуллин, - безнең  бурыч  - намус  белән  яратып  башкарыла  торган  эшнең  шатлык  китергәнен,  ә  хезмәт  сөючәнлек һәм  тырышлыкның,   сайлаган  эшеңә  тугрылыклы  калуның  хөрмәт  уятканын  күрсәтү”.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International