Республика җитәкчелеге Тәтеш районында ерак авылларда яшәүче кешеләргә хезмәт күрсәтү өчен җитештерелгән “Күчмә поликлиника” эше белән таныштылар

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

13 августта Татарстан Президенты Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов белән  бергә  Тәтеш  районы  кырларындагы  урып-җыю  эшләре  белән  таныштылар, алар     Кече Әтрәс ав., Олы  Әтрәс ав., Алабердино (Аллабирде) ав. («Нур» агрофирмасы” ҖЧҖ),  Олы  Торма, Кече Торма авылларында    («Новая Заря» ҖЧҖ), Олы  Шимәк,    Олы Бисәр, Чинчурино,   Нармонка,   Удельное Нечасово авылларында,   Алекина Поляна ав. («Ак Барс» ХКнең «Содружество» ҖЧҖ),    Жуково ав. («Колос» агрофирмасы),   Бакырчы ав. («Бакрчи» ҖЧҖ) кырларын  карадылар.

Бакырчы  авылы  янындагы “Бакырчы” ҖЧҖенең  күпьеллык   үләннәр кырында  Рөстәм Миңнеханов Тәтеш  районы  хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл  җирлекләре  башлыклары  белән  очрашты.    Район  кырларында  чәчү  кампаниясенең  барышы  турында   Тәтеш  районы  башлыгы   Рәмис Сафиуллов сөйләде.  Аның  сүзләре  буенча,  районда  урып-җыю мәйданы  43,4 мең га тәшкил  итә. Бүгенге  көнгә    7,06 мең га суктырылган, бу барлык  мәйданның   7,5 %ын  тәшкил  итә,    28,6 мең  тонна ашлык  җыелган, уртача  уңыш  – 40,5 ц/га.

Чара  күчмә  поликлиника  эше  белән  танышу  белән  дәвам итте,  ул  республиканың  ерак  авылларында яшәүче  кешеләргә медицина тикшерүләре  уздыру  өчен  көйләнгән. Шулай  ук  модуль фельдшер-акушер пункты    (ФАП) белән дә  таныштылар.    

«Ел дәвамында  без менә  шулай  барлык халыкка медицина тикшерүе   уздырып  чыгачакбыз, ә мобиль  поликлиникаларда  эшләүче  белгечләргә килгәндә,  - Казанда  иң яхшылары.   Шуңа  күрә  мондый  кайгырту  һәм игътибар халык  өчен  сизелерлек  булыр,  дип уйлыйм», - дип  ассызыклады  Рөстәм Миңнеханов.

Белешмә  өчен:

Мобиль  медицина   комплексы   КАМАZ-65225 автомобиле (6х6) базасында  җитештерелде, ул күпсекцияле изотермик   фургонннан,  стационар бүлмәләрдән, регистратура һәм  ябык  6 кабинеттан  тора.  

 Медицина   персоналын  мобиль медицина  комплексы  урнашкан  урынга  илтеп  җиткерү  өчен  Ford Shuttle Bus микроавтобуслары  кулланыла.  

Беренче мобиль комплекс 2019 елның   августында  чыкты, ул  Казан  шәһәренең “7 нче шәһәр клиник хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек  саклау  учреждениесенә (ГАУЗ) беркетелгән һәм республиканың  Идел аръягы районнарына  халыкка хезмәт күрсәтү  өчен  җибәрелде.  

Тагын  шундый  өч   мобиль  комплекс  булачак. 

  «КАМАЗ» базасында «Мобиль поликлиника»  комплекслары   республиканың  ерак торак  пунктларында   яшәүче халыкка комплекслы  диспансеризация уздыру,  анализлар  алу (лаборатория), белгечләр  тарафыннан  тикшерү  уздыру  өчен   Татарстан Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  кушуы  буенча  сатып  алынды. 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International