Арча районыннан кыр хәбәрләре: белгечләрнең кәефен иң яхшы комбайнчы исемен алу өчен ярышлар күтәрә

2019 елның 23 августы, җомга

Арча  районы  кырларында  урып-җыю  кампаниясе  кызганнан-кыза бара.  Бүгенгә  районда   26,3 мең  гектар мәйднада  ашлык  җыелган,  бу  фараздан    47 процент тәшкил  итә.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының     оператив белешмәләре  буенча,  23 августка тулаем  ашлык  җыемы    80,7 мең  тонна,  бер  гектардан  уртача  уңыш -    30,6 центнер.

Урып-җыюны  оператив  һәм сыйфатлы  җыю,  шулай  ук  комбайнчы  һөнәренең  абруен арттыру һәм аны  популярлаштыру, агросәнәгать комплексында  урып-җыю техникасыннан  нәтиҗәле  файдалану  максатларында    Арча  районында  2019 елның  1 августыннан  1 октябренә  кадәр    «Иң яхшы комбайнчы» исеменә  район   конкурсы  игълан  ителде. 

Район  башлыгы Илшат Нуриев атна йомгаклары  буенча  урак  алдынгыларын  котлады.    Рәхмәт хатларына  һәм  акчалата  премияләргә    Фәрит Мөхәммәтҗанов - «Возрождение АФ» ҖЧҖеннән, Фаил Хәлиуллин -    «Казанка» ҖЧҖеннән, Фәнис Хөснетдинов  -  «Курса   МТС» ҖЧҖеннән, Марсель Шәймуллин -   «Ак барс агрокомплесы» ҖЧҗеннән лаек булдылар.   Фаил Хәлиуллин һәм  Фәнис Хөснетдинов – район  горурлыклары.  Узган  ел алар  Татарстанның   иң яхшы  комбайнчылары рәтендә  иделәр.  

Арча районында  урып-җыю кампаниясендә  катнашучыларның  кәефен иң яхшы  комбайнчы исемен алу  өчен  ярышлар  гына түгел,   ә  район Мәдәният йорты  агитбригадасы  да  күтәрә.     Учреждение  хезмәткәрләре  кырларга,  ындыр  табакларына һәм   элеваторларга  чыгалар.  Шушы  көннәрдә  район Мәдәният йорты  агитбригадасы  “Северный” АХП” ҖЧҖ игенчеләре  алдында  чыгыш  ясадылар.   Авыл хезмәтчәннәренең кәефен  күтәрү  өчен  аларның  яраткан  җырлары  яңгырады.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International