Сарман районыннан кыр хәбәрләре: тәҗрибәле комбайнчылар республика буенча иң яхшы комбайнчы исеме өчен ярышалар

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Кояшлы аяз  көннәргә  шатланып  та  өлгермәдек, кабат  яңгырлар  ява башлады. Әмма, шуңа  да  карамастан, Сарман  районы  башлыгы   Фәрит Хөснуллин, районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Альберт Шәрипов  планлаштырылган  чараны  кичектермәскә хәл  иттеләр.  Алар  механизаторлар  арасында  оештырылган ярышларның чиртатагы  биш көнендә  җиңүчеләрне  котларга  дип юнәлделәр.  

Тугыз  метрны  колачлап  алып бара    торган    комбайнда  эшләүче  Рәфис Нуриәхмәтов  - “Сарман” агрофирмасыннан - беренче  урынны  алды.  Узган  ел  ул  республиканың  иң яхшы  комбайнчылары  арасында  иде һәм  быел  да   «Лексион-540»    комбайнында  5  көн  эчендә    4378 центнер  ашлык  суктырган.  Шул агрофирмадан   Дамир Гайнуллинның  күрсәткече  -   4036 центнер,  ул  икенче  урында  бара,    Данияр Кәлимуллин  -  өченче урында,  ул    3029 центнер суктырган.     2018 елда  ул  республика премиясенә  ия  булган  иде.  

Икенче төркемдә 7-7,5 метрны  колачлап алып  бара  торган  комбайнда  эшләүчеләрдән  беренче  урында  -  «Нөркәй» агрофирмасыннан  Марат Камалов, ул  биш  көндә  4513 центнер  ашлык  суктырган. Икенче  һәм өченче  урыннар  да  шул  ук  агрофирма комбайнчыларында,  болар  - Фәнис Гыйздәтуллин (3581 центнер) һәм Фәнис Гарипов (3579 центнер). Икмәне теземнәргә  салучылардан  беренче  урында  «Нөркәй»   Сәлман Шакиров,    икенче  урында   – «Сарман» агрофирмасыннан  Марсель Сәлахиев.    Фәнис Гыйздәтуллин, Фәнис Гарипов һәм Сәлман Шакиров -  болар  районда  иң  алдынгылар һәм узган  ел  аларның  хезмәте  республика  дәрәҗәсендә  югары  бәя  алган  иде.  

Урып-җыю  эшләре  вакытында  комбайнчылар иртә-кич, ял  дип тә тормыйча  эшлиләр.    Ә яңгырлар  аларга  азрак иркен  сулыш алырга  һәм техниканы  карап  алырга  мөмкинлек  бирә.   Болытлар  арасыннан  кояш  күренүгә алар  кабат  кырга  чыгалар.  Ә инде  район башлыгыннан  премияләр  алу  һәм, урак  тәмамлангач,  республика күләмендәге  премиягә  өметләр  баглау  аларга  көч  өсти.   Урак башыннан  бирле  20 мең  центнердан  артык   ашлык  суктырган     Дамир Гайнуллин, Марат Камалов, Ринат Сәгъдәтов кебек  комбайнчылар  тулысы  белән  республика премияләренә  өметләнә алалар.   Өстәвенә,  узган  ел  да  инде  алар  Татарстанның  иң  яхшы  комбайнчылары  арасында  иделәр.     

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча  Сарман районында 29 августка  25,4 мең  га  мәйданда  ашлык суктырылган,  бу  барлык  мәйданның     58%ын  тәшкил  итә,     102,1 мең   тонна  ашлык  җыелган,  бер гектардан  уртача  уңыш -    40,1 центнер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International