Марат Әхмәтов Татарстанның Минзәлә һәм Актаныш районнарында урып-җыюның барышы белән танышты

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов Татарстанның  урып-җыюның  барышы  белән  танышу  максатында  Минзәлә һәм Актаныш  районнарында  булды.   

Кырларны  карап чыканнан  соң, Марат  Әхмәтов  һәр районныңҗитәкчесе, хуҗалыклар   җитәкчеләре,  фермерлар  һәм авыл  җирлекләре  башлыклары  белән  очрашты,  авыл  хуҗалыгы  оешмалары белгечләренең  сорауларына  җаваплар  бирде.  

Районнар  башлыклары  кыр  эшләренең  барышы  турында  сөйләделәр.    Минзәлә районында урып-җыю мәйданы   45,7 мең  га тәшкил  итә. Бүгенге  көнгә    33,4 мең мәйданда  урып-җыю  эшләре  төгәлләнгән,  бу  барлык  мәйданның    73%ын  тәшкил  итә, 127,4 мең  тонна  ашлык  җыелган,  бер гектардан  уртача уңыш  -  38,2 ц/га. «Урып-җыю     эшләре  белән  бергә   2020  ел  уңышы  өчен  көзге  бодай  чәчелә.    Районда  көзге  культуралар  чәчү мәйданы   14,8 мең га тәшкил итә, аның  күп  өлешен  чәчтек  инде», - дип сөйләде  район  башлыгы    Айдар Сәлахов.

Марат  Әхмәтов  билгеләп  үтүенчә,  республикада  4,5 млн тонна  ашлык  җыелыр  дип  планлаштырыла, һәм бу  саннарга   минзәләлеләрнең  керткән  өлеше  дә  бик  зур.

Урып-җыю эшләренең  барышы  белән  танышуны  Марат  Әхмәтов  Актаныш  районында  дәвам  итте.    Районда  уртача  уңыш    39 ц/га  тәшкил  итә. Урып-җыю мәйданы  – 42,6 мең га. Бүгенге  көнгә    35,6 мең га мәйданда  ашлык  җыелып  беткән, бу  барлык  мәйданның    84%ын  тәшкил  ит,  138,9 мең  тонна  ашлык  җыелган. «Игенчеләр өчен  ел  бик  уңай  булмады.  Июнь  аенда  районда яңгырлар  бөтенләй  диярлек булмады.  Июль  азагында гына  яңгырлар  ява  башлады.    Шуңа  карамастан,    174 мең  тонна  ашлык  җыю  планлаштырыла», - дип  сөйләде  Актаныш  районы башлыгы  Энгель Фәттахов.

«Игенчелек  культурасы  республиканың  йөзен  билгели.   Кама аръягы  районнарының  бүгенге  һәм киләчәк  эшчәнлеген  Актаныш  районыннан башка  күз алдынада   китереп  булмый.   Биредә  игенчелек  культурасы  гаҗәеп  югары  дәрәҗәдә, - дип  билгеләп  үтте  Марат  Әхмәтов.  – Сез үзегезнең  үрнәгегез  белән  башка районнарга  да  омтылыш  бирәсез».  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International