11 сентябрьдә Әлки районының Чуаш Кичүе авылы янындагы кукуруз кырында кукуруз һәм көнбагыш үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Семинар эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Әлки районы башлыгы Александр Никошин һәм Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе академигы Владимир Сотченко катнашты.
Семинар барышында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кукуруз чәчүлекләрен карадылар, кукуруз һәм көнбагыш гибридларын өйрәнделәр, орлык өчен кукурузны суктыру ысуллары белән таныштылар, шулай ук, төрле комбайннар һәм җайланмалар куллануп, кукуруз чәкәннәрен җыю һәм суктыру ысулларын өйрәнделәр.
Илдус Габдрахманов тыңлаучыларның игътибарын сыйфатлы һәм фитосанитар тикшерү узган орлыкларның ни дәрәҗәдә мөһим булуына игътибар юнәлтте. «Бу да төрле чүп-чардан һәм корткычлардан өстәмә эшкәртү чаралары кулланмаска ярдәм итә», - дип өстәде Илдус Габдрахманов үз чыгышында.
Оператив белешмәләр буенча 12 октябрьгә Әлки районында орлык технологияләре буенча кукуруз 7 000 га мәйданда чәчелгән, силоска - 6100 га һәм 12 мең гектардан артык көнбагыш чәчелгән. Силос өчен кукуруз җыя башладылар. Әлки районында урып-җыю мәйданы (орлык кукурузыннан башка) 33,6 мең га тәшкил итә, шуның бүгенгә 95%ы суктырылган, 79 мең тонна бөртекле ашлык җыелган. Рапс, карабодай һәм тары җыю, шулай ук көзге культуралар чәчү дәвам итә.