Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булды

2019 елның 21 сентябре, шимбә

Бүген  Казанда  һәм Чаллыда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  оештырылган  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  узды. Азык-төлек  товарларын  республиканың  муниципаль районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  җитешгтерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре   алып  килде.    Мәйданчыкларда  шулай  ук  авыл  кешеләренә дә,  шәһәр  кешеләренә ошый  торган    автолавкалар да  бар  иде.

Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләренә   шәһәр халкы,  бигрәк  тә  өлкәнрәк  буын  аеруча   яратып  йөри һәм ул  зур  социаль әһәмияткә  ия.    Биредә  кулай  бәяләрдән  барлык  продукцияне  -  ит, балык, сөт, май,  бал,  казылык, йомырка,  бәрәңге,  җиләк-җимеш, сыр,  шикәр, он, ярмалар һәм башка  төр  продуктларны  сатып  алырга  мөмкин.     Шулай  ук  хәләл  продукция  дә  бар.   

Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Марат  Әхмәтов һәм Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров “Казан” агрораркындагы  авыл  хуҗалыгы  ярминкәсендә  булдылар,  анда    һәм фермерлар һәм  сатып  алучылар  белән  аралаштылар.    

Сатып  алучыларның  күбесе  бүген     сумкаларын  тутырып,  ярминкәне  оештыручыларга  рәхмәт әйтеп  киттеләр.   

Фермерлар да  үз продукциясен  сату  мөмкинлеге  чыгуга  сөенгәннәр.  Мәсәлән, Буа районыннан  фермер   Агропарк мәйданчыгына  ачык грунтта  химикатларсыз үстерелгән  бакча  җиләге (клубника) һәм кура  җиләге   алып  килгән иде.    «Урамда  көз,  ә без  чын  җәй  тәме  алып  килдек.  Сатып  алучылар  бик  теләп  алалар», - дип  сөйли  ул.   Кукмараның  сөт  продукциясе  дә,  ите  дә  тиз  сатылып  бетте.   

Ярминкәләрдә  шулай  ук Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    урынбасарлары,  муниципаль районнар  башлыклары һәм  АПК бүлекчәләре  җитәкчеләре,  Министрлык  белгечләре  булдылар.   Алар  китерелгән  продукциянең   ассортименты һәм аларга  бәяләр белән  таныштылар.  Китерелгән  барлык   продукция   ветеринария  хезмәтләре  тикшерүе  узган  иде.  

 Ярминкәләр  оештыру  бик  мәшәкатьле эш.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  аларны  уздыруга зур  җаваплылык  белән  карыйлар һәм мондый  социаль  әһәмиятле  чараларны  оештыру  эше  дәвам итәчәк.     

Алдагы  шимбә  көнне  дә  сатып  алучыларны авыл  хуҗалыгы ярминкәләрендә көтәбез!  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International