Марат Җаббаров Кама Тамагы районында булды: сәфәрнең максаты – районның агросәнәгать куәтен һәм аның үсеш мөмкинлекләрен өйрәнү

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  Татарстанның   Кама Тамагы районында эш сәфәре белән булды.  Сәфәрнең максаты - районның агросәнәгать куәтен һәм аның үсеш мөмкинлекләрен өйрәнү.

Искәртеп узабыз, 25 сентябрьдә Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үзенең Татарстан  Республикасы Дәүләт Советына  юлламасында Кама Тамагы  районының һәм башка кайбер  районнарның агросәнәгать комплексы эше нәтиҗәлелеген  арттырырга  кирәклеге  турында  билгеләп  үткән  иде. 

 Сәфәр  барышында  Марат Җәббаров район  башлыгы  Наил Вазыйхов белән  бергә  Тәмте  авылындагы  “Камский” агрофирмасының  машина-трактор  паркында, Кама икмәк  кабул  итү  предприятиесендә, Варварино авылындагы  сөт-товар  фермасында булды,  Красновидово авылында   Герефорд   токымлы  ит  терлеген тоту  шартлары белән  кызыксынды һәм  Сөйки авылында  сөтчелек  комплексы  эше  белән  танышты.  

Аннары  вице-премьер агрофирмаларның  җитәкчеләре  һәм  белгечләре  белән  киңәшмә  уздырды, анда    «Камский» ҖЧҖ,   «Бортас» ҖЧҖ, ОАО «Олы Кариле» ААҖ һәм  «Новоагротек» ҖЧҖ  агрофирмалары  җитәкчеләренең  эш  нәтиҗәләре һәм  үсеш перспективалары  турында  мәгълүмат  тыңланды. 

 Сәфәр  нәтиҗәләре  буенча  авыл  хуҗалыгы  тармаклары  кысаларында  һәр авыл  хуҗалыгы  предприятиесе  буенча  2019 – 2020 елларга  Юл картасын  эшләү  турында  карар  кабул ителде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International