Район хәбәрләре: Саба районында авыл хезмәтчәннәрен котладылар

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Районнарда  кыр  эшләре  тәмамлангач,  берсе  артыннан  берсе  уңыш  бәйрәмнәре  уздыра  башлады, аларда  үзләренең  көндәлек  хезмәтләре  белән  республика  халкын  тәмле  ипи, яшелчә, ит, сөт һәм кешегә һәркөнне  кирәкле башка төр  продукция  белән  тәэмин  итүче  уңган-булган  хезмәткәрләрне  бүләклиләр. 

Мәсәлән,  узган  атнада  шундый  «Уңыш – 2019» бәйрәмнәренең  берсе   Саба  районында узды.  Чарада  район  башлыгы     Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов, районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Гафур Хәсәншин, оешмалар  һәм предприятиеләр  җитәкчелеләре,  әлбәттә  инде  авыл  хуҗалыгы  хезмәтчәннәре  катнашты. 

Министр урынбасары  билгеләп  үткәнчә, Саба  районы  республика  муниципаль берәмлекләре арасында  иң  уңдырышсыз  туфраклы   җирдә  урнашкан.    «Шуңа  да  карамастан,  Саба  районы  авыл  хуҗалыгында иң алдынгыларның  берсе,   ул инновацион  технологияләрне гамәлгә кертә һәм  әле  башкаларны  да  аңа өйрәтә. Район бу  яңалыкларны  нәтиҗәле  файдалануы  белән  аерылып  тора.    Саба  районы  игенчеләренә быелгы  һава  шартлары  аеруча  комачаулады.   Шулай  булса да,   ирешкән  күрсәткечләр  начар  түгел, бу  инде  сезнең  тырыш хезмәт нәтиҗәсе»,– диде  Илдус Габдрахманов.

Район башлыгы   Рәис Миңнеханов игенче-механизаторларга  фидакарь  хезмәтләре өчен олы  рәхмәтен  җиткерде.     «Авылны  саклап  калу  һәм  аграр тармакка  яңа  технологияләр кертү  киләчәккә ныклы  ышаныч  уята. Игенчелек  күп  көч куюны  таләп  итә.    Киләчәктә  дә  сезнең хезмәтегез һәм уңышларыгыз   горурланырлык  булсын!», - диде   Рәис Миңнеханов.

 Узган  ел  бу  залда  район  башлыгы   Рәис Миңнеханов, “КамАЗ”  автомашиналары  паркы  бик  тузган һәм аны  яңарту  буенча  эшләр  башкарырга   кирәк,  дигән иде.  Һәм ул  үз  сүзендә  торды,  шушы  көннәрдә  кайтарылган  тагылмалы 6 “КамАЗ” автомашинасы уңыш  бәйрәме  күргәзмәсендә  катнашты.    Күргәзмәдә  шулай  ук  2019 елда  алынган  башка  техника белән  дә  танышырга  мөмкин  иде.    

Уңыш  бәйрәмендә хезмәт алдынгыларына  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының, Саба муниципаль районы Советының Мактау  грамоталары, район  башлыгының  Рәхмәт  хатлары  тапшырылды.   Шулай  ук  сәхнәдә  аграр  тармакка озак  еллар  буена  үзләреннән  зур  өлеш  керткән  ветераннарны  һәм  авылдагы  яшь белгечләрне дә  котладылар.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International