Татарстанда азык әзерләү техникасын кабул итү башланды

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

20 майда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендәге комиссия Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы оешмаларының 2020 елгы уңышны җыеп алуга әзерлеген тикшерде.

Белгечләр «Северная Нива Татарстан» ҖЧҖ, ООО «М. Җәлил ис.» ҖЧҖ, «Колос» ҖЧҖ, «Подгорный» ҖЧҖ һәм «Рассвет» ҖЧҖ хуҗалыкларында агрегатларның эшен, автоүлчәгечләрнең төзеклеген, эре мөгезле терлекләр өчен сусыл азык саклау өчен сенаж траншеяларының әзерлеген тикшерделәр.  

Тикшерү барышында терлек азыгы җыю комбайннарының техник торышына аерым игътибар бирелде. Комиссия шулай ук механизатор  таныклыкларының гамәлдә булу срокларын, предприятиеләрдә иминлек һәм хезмәтне саклау таләпләренең үтәлүен, янгын сүндерү җайланмалары, аптечкалар, шулай ук хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча расланган инструкцияләр һәм инструктажлар журналлары булуны тикшерде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев сүзләренә караганда, хезмәтне дөрес оештырганда, азык җыю техникасы тиешле күләмдә сыйфатлы азык әзерләргә әзер.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Бөгелмә районы 25 майда терлек азыгы әзерләүгә керешүне планлаштыра. Аграрийларга 12,5 мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне җыеп алырга кирәк булачак. “Һава шартлары уңай булса, беренче кат үләннәрне әзерләүне 20 июньгә төгәлләргә уйлыйбыз. Үлән катламы начар түгел, бөтен тырышлыкны куеп, эшне ике сменада оештырып эшләргә кирәк булачак”, - диделәр белгечләр.

Шул ук көнне тикшерү Нурлат районында да узды. Биредә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендәге комиссия 17 азык җыю комбайнын, 7 үзйөрешле, 34 тагылма чапкычны һәм башка техниканы карады. Хуҗалыклар җитәкчеләре һәм механизаторлары белән аралашу барышында министр урынбасары аграрийларга техника паркын яңарту буенча лизинг программаларында активрак катнашырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International