Марат Җәббаров Буа районында сөт-товар комплексы төзелешенә капсула салуда катнашты

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Буа районында булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Буа районы җитәкчесе Рәнис Камәртдинов, “Ак Барс” холдинг компаниясе” АҖ генераль директоры Иван Егоров, “Авангард” ҖЧҖ генераль директоры Николай Курчаткин белән бергә район кырларында үсемлекләрне яклауны һәм яфрактан тукландыруны оештыру белән танышты, “Авангард” ҖЧҖ эретмә җайланмасының эшен карады.

Аннары министр “Кыят”" ААҖнең тәҗрибә кырында булды, анда ул бөртекле культураларның перспектив юнәлештәге яңа сортлары белән танышты. Биредә сабан бодаеның 33 сорты, борчакның 19 сорты, кукурузның 4 сорты чәчелгән. Бу эш киләчәктә район һәм республика фермерлары, хуҗалыклары өчен тәкъдим ителәчәк сортларны ачыклау өчен башкарылган.

Сәфәренең ахырында Марат Җәббаров Буа районының Кайбыч авылында терлекчелек комплексы төзелешенең барышы белән танышты. Хәзерге вакытта биредә җир эшләре бара. Һәрберсе 4-5 мең тонна сыйдырышлы 3 силос-сенаж траншеясы төзелгән, дүртенче һәм бишенче траншеялар төзелә башлаган. Төзелешне 2020 ел ахырында тәмамлау планлаштырыла, терлекләр кайтару - 2021 елның I кварталына.

Бүген сөт-товар комплексы төзелешенә капсула салу тантанасы да узды.

«Авангард» ҖЧҖ сөт-товар комплексы 1200 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнә, ул заманча сыйфат һәм иминлек таләпләренә туры килерлек итеп төәеләчәк, Европа һәм Россиянең әйдәүче җитештерүчеләренең технологик җайланмалары белән җиһазландырылачак. Уртача хезмәт хакы 40 мең сум булган 29 даими эш урыны булдыру һәм голштин токымлы эре мөгезле терлекләр сатып алу планлаштырыла.

Сөт-товар комплексы төзелеше районда сыйфатлы товар сөтен җитештерү күләмен арттырырга, шулай ук, киләчәктә товар сыер итен сату һәм аны сәнәгати эшкәртү максатында, симертү өчен эре мөгезле терлекләр санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International