Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Лаеш районында булды

2020 елның 20 июне, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров кыр форматында уздыруга әзерләнә торган «Татарстанда кыр көне-2020»  күргәзмәдә катнашучылар очрашты һәм экспонентлар белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, ачык һавадагы иң зур күргәзмә 2020 елның 2 - 4 июлендә Лаеш районында узачак. Әзерләнә торган чара эшлекле форматы белән генә түгел, ә әзерләнү ягыннан катлаулы булуы белән дә аерылып тора. Быел чарада  катнашучылар авыл хуҗалыгы культураларының йөзләгән яңа, перспективалы сортлары һәм гибридлары белән таныша алачаклар. Алар арасында, әйтергә кирәк,  ТАССРның 100 еллыгы сабан бодае сорты һәм шәмәхә орлыклы яңа бодай  сорты да бар.

 Күргәзмәдә шулай ук Татарстан, Россия һәм Беларусь Республикасыннан 140тан артык предприятие авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы казанышлары  тәкъдим ителәчәк. Эшлекле программа кысаларында АПК үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча конференцияләр, семинарлар, презентацияләр һәм мастер-класслар узачак. Бүген бар  куәткә экспозицияләрне төзү һәм чараны әзерләү эшләре бара.

Аннары Марат Җәббаров Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов белән бергә районның кайбер предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты.

 Казаннан 25 км ераклыкта керкә (форель) маймычларын үстерү буенча «Биосфера-Фиш» проекты гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы балык җитештерүнең тулы циклы технологиясен өйрәнде, шулай ук җитештерү, кышлау цехларын, ачык һавада балык тоту өчен билгеләнгән керкә балыгы балыкчылык комплексының икенче чиратын төзү процессы белән танышты һәм түләүле буаларны карады.

“Биосфера-Фиш” ябык су белән тәэмин итү циклын урнаштыру принцибы буенча эшли, бу мәрсин (осетр) балыкларын санын ел әйләнәсендә үрчетергә һәм сакларга, аларның үсеше һәм өлгерүе өчен оптималь шартлар тудырырга мөмкинлек бирә. Уылдык алуның заманча ысуллары бер үк балыклардан берничә мәртәбә маймычлар алырга мөмкинлек бирә.

 Аннары Марат Җәббаров «Егорьев теплицалары»ның эшчәнлеге белән танышты. Моннан көн саен шәһәр, республика кибетләренә һәм аннан читкә яшел тәмләткечләр җибәрелә, болар: укроп, петрушка, яшел суган, базилик, бөтнек, редис һ.б. Сәүдә челтәрләрендә яшел культураларны «Лето» һәм «Global village» маркалары астында сатып алырга мөмкин. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы теплицалар, төргәкләү цехларын һәм җитештерүне үстерүгә ярдәм  итә торган логистика системасының эшен өйрәнде.

 Министр маршрутындагы соңгы тукталыш - 5 мең гектардан артык мәйданда бөртекле һәм майлы культуралар үстерү белән шөгыльләнүче Илнур Сәетовның крестьян (фермер) хуҗалыгы эше белән танышу булды. Предприятиедә җитештерү цикллары белән идарә итү системасын («Агросигнал») гамәлгә кертү нәтиҗәсендә кырларны эшкәртүдә минималь санда универсаль авыл хуҗалыгы техникасы һәм эшче куллар  кулланыла, ә 1 хезмәткәрнең еллык кереме 12 млн сум тәшкил итә. Хуҗалык шулай ук ел саен махсус кишәрлекләрдә авыл хуҗалыгы культураларының  яңа, перспективалы сортларын чәчә һәм үзләрен аеруча отышлы итеп күрсәткәннәрен җитештерүгә кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International