Арча районында чәчүлекләрнең уңдырышлылыгын арттыру буенча семинар узды

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Бүген Арча сорт сынау участогы базасында «Татарстан Республикасы чәчүлек җирләренең уңдырышлылыгын арттыру буенча төп чаралар» темасына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында семинар узды.

Уңышлы һәм табышлы үсемлекчелекнең мөһим өлеше турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде. Ул, финанс тотрыклылыгын саклау инструменты буларак, һава шартларына карамастан, тотрыклы эшчәнлек алып бару мөмкинлеген бирә торган агроиминләштерүнең мөһимлегенә аерым игътибар бирде, бу Татарстан климаты зонасы өчен аеруча актуаль. Ул шулай УК, 2019 елда һәлак булган уҗымнар өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан компенсацияне бары тик уңышны иминләштергән аграрийлар гына алды, дип искәртте.

Уңыш формуласы турында сөйләгәндә, министр урынбасары аның төп 3 өлешен атады:продуктив башаклар саны, башакта бөртеклеләр саны һәм орлыкларның массасы. Инде бер айдан булачак көзге культуралар чәчүгә аерым игътибар бирелде. Илдус Габдрахманов билгеләп үткәнчә, биредә уңышның мөһим өлешен чәчү сроклары, баланслы тукландыруу, сортларны дөрес сайлау һәм көздән яклау чараларын күрү тәшкил итә.

Шулай ук туфракны эшкәртүнең продуктив дымлылыкны тәэмин итә торган системаларына аерым тукталдылар. Үсемлекчелек тармагының технологик процессларны комбинацияләү перспективасы турында әйтелде, бу бер үк вакытта 5 процесс башкаруны үз эченә ала:чәчү алдыннан эшкәртү, ашламалар, чәчү кертү, чәчү, орлыкларга биологик препаратлар кертү һәм чәчүлек җирен тигезләү. Демонстрацион кырларда аграрийларга нәкъ менә шундый техника тәкъдим ителде. Семинарда катнашучылар аның, шулай ук куелган башка авыл хуҗалыгы техникасының эшенә бәя бирә алдылар, биредә таш җыю техникасыннан алып, төрле төрдәге туфракны нәтиҗәле эшкәртү өчен яраклы агрегатларга кадәр бар иде.

Семинар барышында 2021 елга чәчүлекләрнең уңдырышлылыгын һәм игенчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыру өчен билгеләнгән түбәндәге өстенлекләр турында да әйтелде:

1.Технологик операцияләрне оптимальләштерү(бердә 5);

2.Уңдырышлылыкны арттыру (үзйөрешле сиптергечләр белән тәэмин итү);

3.Саклау чараларының нәтиҗәлелеген арттыру(эретмә җайланмаларын көйләү).

Семинарда катнашучылар авыл хуҗалыгы культураларының перспективалы сортлары белән дә таныштылар. Аерым алганда, 80 га мәйданлы Арча сорт сынау участогында бөртекле, кузаклы, техник культуралар сынау уза, барлыгы 300 гә якын сорт сынау өчен салынган. Әлеге сорт участогы көзге бөртекле культураларның кышка чыдамлылыгын билгеләү буенча база булып тора. Хәзерге вакытта көзге арыш - 18 сорт, көзге тритикале – 12, көзге бодай – 24 сорт сынау уза. Моннан тыш, КВС компаниясе, Татарстанның элиталы орлыклары ассоциациясе, Сервис-Агро ҖЧҖ белән берлектә тукландыру фоннары буенча, үсемлекләрне саклау чараларының гамәлдә булуы буенча 35 сынау-тәҗрибә үткәрелә. Шулай ук үзебезнең Тантана сортлы көзге арышны һәм чит ил Авиатор гибридын чагыштырма бәяләү өчен 2 га мәйданда җитештерү сынаулары үткәрелә. Боларның барысын да семинарда катнашучылар кыр шартларында үзләре күреп өйрәнә алдылар.

Моннан тыш, Татарстан аграрийлары өчен «Сервис-Агро» ҖЧҖ, «Евротехнологияләр» ГК, «Сабагро» ҖЧҖ, «Проминтел-Агро» ҖЧҖ, «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ, «ИНКО-ТЭК Агро Алабуга» ҖЧҖ һ. б. компанияләр үзләренең тәкъдимнәрен күрсәттеләр.

Чара ахырында Марат Җәббаров Арча районы башлыгы Илшат Нуриевка чараны бик яхшы оештырганы өчен рәхмәт белдерде һәм барлык кызыксынучы затларны тиздән Зәй, Буа һәм Чистай районнарында узачак шундый семинарларда катнашырга чакырды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International