Марат Җәббаров Алабуга районында яңа терлекчелек комплексында булды

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының Малореченский поселогында төзелә торган сөт терлекчелеге комплексында булды. Аның белән бергә район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев йөрде.

Бер атна элек хуҗалыкка Даниядән Голштин токымлы 407 тана кайтарылган. Шул вакыт эчендә хайваннар инде үзләшеп өлгергәннәр һәм үзләрен яхшы хис итәләр. Сентябрьдә тагын 400 баш сыер кайтару планлаштырыла. Хәзер бозаулату бүлеген һәм сөт залын монтажлау эшләре бара.

“Октябрьдә без беренче бозауларны көтәбез, шунннан соң инде сөт җитештерү башланачак”, − дип сөйләде “Мир” ҖЧҖ генераль директоры Елена Собина.

Гомумән, төзелә торган комплекс 2000 баштан артык сыерга исәпләнгән. «Мир» ҖЧҖ җитәкчелеге сүзләренә караганда, бу - сөт җитештерү өчен идеаль мәйданчык. Хәзер исә төп мәсьәлә - комплекска кадәр юл салу.

Сыерлар өчен азыкны шунда ук, Малореченскийда, ферма территориясендә үстерәчәкләр. Сөт җитештерүдән тыш, «Мир» ҖЧҖ хезмәткәрләре әлеге фермада 600 - 700 гектар мәйданда кукуруз үстерүне планлаштыралар, тагын өч йөз гектар җир арпа өчен бүленәчәк, ә калган территориядә күпьеллык үләннәр чәчеләчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, Алабуга районы өчен мондый комплекс төзү - яхшы мөмкинлек, ул терлекләрнең баш санын һәм сөт күләмен арттырырга гына түгел, ә яңа эш урыннары булдырырга да мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International