Икътисадның башка секторларында гомуми күрсәткечләр кимүгә карамастан, Татарстан аграрийлары җитештерү индексын 104% дәрәҗәсендә тәэмин итә алдылар

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров киңәйтелгән агрономия киңәшмәсендә хәбәр итте. Чарада район башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре, ведомство карамагындагы оешмалар, холдинглар, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук орлыклар, саклану чаралары һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүчеләр катнашты.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, узган ел тармак өчен уңышлы ел булды. "Икътисад секторларында гомуми күрсәткечләр кимегәндә, без җитештерү индексын 104% дәрәҗәсендә тәэмин итә алдык. Бу безнең уртак эшебез нәтиҗәсе, һәм мин барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә. Әмма безнең әле файдаланылмаган резервларыбыз бик күп", - дип билгеләп үтте министр.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов ирешелгән нәтиҗәләргә, куелган кыска һәм озак вакытлы стратегик бурычларга анализ белән чыгыш ясады.

"Чәчүлекләр структурасы - ул игенчелекнең умыртка баганасы. Чәчүлекләрне, бөртекле, азык һәм техник культураларның, шулай ук чиста парлар һәм сидератларның бергә кушылуын исәпкә алып, нәтиҗәле планлаштыру мөһим", - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

2021 елга үсемлекчелек буенча бурыч - җитештерү күләмнәрен 105% дәрәҗәсендә алу (агымдагы ел белән чагыштырганда) һәм үзкыйммәтне 5%ка киметү. Уңышның төп өлешләре:оптималь структура, сыйфатлы орлыклар, уңыш булдыруга идарә итү (туклану һәм яклау), технологик дисциплина һәм кадрлар.

2021 елга гектарга 70 кг минераль ашлама кертү бурычы куелды. Шунысы фәнни исбатланган, җитәрлек тукландыру булганда, уңыш булдыру өчен су 2 мәртәбә кимрәк тотыла, бу соңгы еллардагы корылыклы чорлары чагылышында актуаль. «Әмма минераль ашламалар - яхшы уңыш гарантиясе түгел әле ул. Алар әче туфракта эшләми», - дип белдерде Илдус Габдрахманов. Шул максатта барлык хуҗалыкларга да туфракның әчелеген бетерүгә игътибар итәргә кирәк, моның өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан махсус субсидияләр каралган. Шулай ук аграрийларны эретмә төеннәрен төзегәндә, үзйөрешле техника (сиптергечләр) сатып алганда, органик җитештерү һәм агроиминләштерү өчен субсидияләр көтә.

Илдус Габдрахманов, үткәрелә торган чаралар экологиягә зыян китермәскә тиеш, туфракны саклау, агроурманмелиорация чаралары үткәрү һәм умарталарның һәлак булуына юл куймау бик мөһим, дип белдерде.

Киңәшмәнең икенче өлешендә «АгроИнвест» ИК ҖЧҖ генераль директоры Рәис Сөләйманов, Кукмара районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин һәм «Нур» агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиев үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. АгроИнвест - ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек буенча тәкъдимнәре тулысынча гамәлгә ашырыла торган мәйданчык. Тәтеш районының «Нур» агрофирмасы ҖЧҖендә дә игенчелек өлкәсендәге эш гаҗәпкә калдыра. Анда керем 4 ел эчендә 70%ка арткан.

Марат Җәббаров, гектардан центнерлар буенча уңыш күрсәткечләре артыннан куарга кирәкми, гектардан табышка омтылу аеруча мөһим, дип билгеләп үтте. Министр шулай ук агроурманмелиорация чараларының мөһимлегенә, җирләрнең сакланышына һәм бүгенге көндә тәкъдим ителгән тирән анализны һәр авыл хуҗалыгы предприятиесенең җентекләп өйрәнергә тиешлегенә басым ясады. Киңәшмә материалларын җентекләп өйрәнергә.

Чара ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, мәсьәләләрне шулай җентекле карау проблемаларны хәл итүгә якынрак килергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International