Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөт тармагын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге идарәсенең «Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында сөт тармагын үстерү перспективалары» темасына киңәйтелгән утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде. Чарада Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Артем Белов, Татарстанның сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов, шулай ук республиканың әйдәүче сөт җитештерүчеләре һәм эшкәртүчеләре катнашты.

Чараны ачып, Марат Җәббаров, республика өчен сөт тармагы авыл бизнесының перспективалы һәм динамик үсештәге юнәлеше булып тора, дип билгеләп үтте.

«Сөт бүген - ул “ак нефть” һәм авыл өчен ышанычлы керем чыганагы, шулай ук илебез халкы көндәлек куллана торган күп кенә төп эшкәртү продуктлары өчен җитештерү чималы», - диде Марат Җәббаров.

Барлык категория хуҗалыклар буенча 1 млн 935 мең тонна сөт савылган, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында 1 млн 413 мең тонна (2019 елга карата +2% һәм +5%), бер сыердан 6334 кг (2019 елга карата 108%, планга карата +134 кг). Барлык республика сөтенең 34%ын нәселле терлекләре булган хуҗалыклар җитештерә, сыерлар саны 28% булуга карамастан, аларда бер сыердан 8062 кг сөт алынган.

Җитештерелә торган сөтнең 70 проценттан артыгы республика эчендә эшкәртелә. Муниципаль районнар буенча иң зур сөт күләме Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба, Актаныш районнарында, аларда республика сөтенеең 32%тан артыгы җитештерелә. Аларның һәркайсы көн саен 8 млн сумга кадәр сөт сата.

Россиядә һәм дөньяда сөт базарын үстерү перспективалары турында Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Артем Белов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, катлаулы 2020 елга карамастан, ел сөт индустриясе өчен начар булмады.

«Узган ел сөткә һәм сөт продукциясенә ихтыяҗ кимемәде, гомумән алганда, кайбер категорияләр буенча да ул хәтта артты. Ягъни, базарда сөткә ихтыяҗның булуы аңа бәяне тотарга һәм индустриянең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген саклап калырга ярдәм итте», - диде Артем Белов.

Ул шулай ук агымдагы елга өстенлекле бурычлар турында сөйләде, алар арасында җитештерүгә җитди арткан чыгымнарны компенсацияләү, капексларны саклап калу һәм бизнес чыгымнарына максималь, бигрәк тә маркировкага бәйле, инвестиция компенсацияләре мәсьәләләре.

Татарстан сөт җитештерүчеләр берлегенең эш йомгаклары һәм киләчәккә планнар турында Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов сөйләде. Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге 2010 елда төзелгән һәм 100гә якын предприятиене, барлык сөт җитештерү күләменең 70%тан артыгын берләштерә. Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) тарафыннан сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм Татарстан Республикасында җитештерелә торган сөт продукциясен куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән берничә программа һәм чаралар эшләнгән. Марат Җәббаров Татарстанда барлык кызыксынучы сөт җитештерүчеләргә һәм эшкәртүчеләргә бу юнәлешләрне гамәлгә ашыруда актив катнашырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International