Татарстаннан 33 укучы яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасында җиңүчеләр булдылар

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының Республика советы ярдәме белән яшь уйлап табучыларның «Минем кече Ватаным» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиадада бөтен республикадан 70тән артык кеше катнашты.

Олимпиаданың финалында 54 укучы катнашты, ә иң күп проектлар Бөгелмә, Мөслим, Әлки, Ютазы, Актаныш, Кама Тамагы, Азнакай, Аксубай, Зеленодольск, Әгерҗе районнары, Казан шәһәре гомумбелем бирү учреждениеләре укучылары тарафыннан бирелде.

КДАУда яшь уйлап табучыларны сәламләп, аның инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры Наил Хәмидуллин һәм Югары уку йортына кадәр белем бирү һәм аны тәмамлап чыгучыларны эшкә урнаштыру үзәге җитәкчесе Гүзәл Фәссахова олимпиадада катнашучыларга проектларны һәм техник чишелешләрне яклауда уңышлар теләделәр.

 Олимпиада сигез номинация буенча үткәрелде: «Минем кече Ватаным», «Медицина һәм ветеринария», «Сәнәгать технологияләре һәм робототехника», «Энергетика», «Технологияләр һәм мәгариф», «Элемтә һәм телекоммуникацияләр», «Социаль инновацияләр», «Үсемлекчелектә инновацион технологияләр».

Укучылар тәкъдим иткән эшләнмәләр арасында робот техникасы, тракторлар һәм печән чапкычлар, кул белән идарә итүле авыл хуҗалыгы техникасы, интерактив укыту чаралары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләү чаралары, инновацион теплицалар, чүп җыю һәм утильләштерү системалары һәм башка проектлар бар иде.

Азнакай районының Җиңү (Победа) поселогыннан Айнур Алтынбаев олимпиадада беренче тапкыр катнаша һәм жюри хөкеменә «ЗОЖ1» колорадо коңгызын җыю җайланмасын тәкъдим итте.

“Мин әти-әниемә һәм әбиемә бу коңгызларны кул белән җыюның никадәр авыр булын күрә идем, шуңа күрә  аларның тормышын җиңеләйтә торган җайланма уйлап табарга булдым”, - дип сөйли  яшь уйлап табучы.

 Җайланманың нигезе итеп Айнур үзенең иске велосипедын алган, аңа терәк куйган һәм шул терәккә махсус щеткалар урнаштырган, велосипед тормозы рычагына баскач, шөрепләр ярдәмендә бу щеткалар әйләнә башлый. Ә җайланмага урнаштырылган картон тартма лоток буларак кулланыла.

Олимпиадада 33 укучы 1,2, 3 урыннарны алдылар, аларның барысына да университет дипломнары һәм кыйммәтле призлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International