Татарстан җитәкчелеге Арча районы аграрийлары белән очрашты

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районында булдылар. Сәфәр барышында республика җитәкчелеге районның агросәнәгать комплексы вәкилләре белән язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алышты. Очрашу Яңа Кырлай авылы янындагы кырда узды.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев авыл хуҗалыгы тармагының төп күрсәткечләре турында сөйләде. Бүгенге көндә Арча районының авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 132,4 мең га тәшкил итә, шуның 122,8 мең гектарын чәчүлек җирләре били. АПК өлкәсендә 1863 хезмәткәр эшли. Бер ел эчендә аларның уртача хезмәт хакы 14%ка арткан һәм 23,8 мең сум тәшкил итә.

Бүгенге көндә аграрийлар сезонлы эшләрне дәвам итәләр: алар күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыру һәм тырмалау, дым каплату, орлыкларны инкрустацияләү белән мәшгуль. Быел язгы чәчүне 73,5 мең га мәйданда башкару планлаштырыла, биредә чәчү эшләре башланган гына әле:ул 2,2 мең гектарда башкарылган - бу планның 3%ын тәшкил итә. Арча аграрийлары гектарга 67,2 кг минераль ашлама туплаганнар.

Әңгәмә барышында шулай ук район авыл хуҗалыгы техникасы паркының торышы һәм хуҗалыкларны ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү турында да фикер алыштылар. Район башлыгы хәбәр иткәнчә, автопарк ел саен яңартыла. Быел гына да кыр эшләре өчен 10лап яңа техника сатып алынган.

Рөстәм Миңнеханов Арча Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы чәчүгә әзерлеген уңай бәяләде. Шулай ук ул аграрийларны Covid-19га бәйле рәвештә Роспотребнадзор таләпләрен катгый үтәргә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International