Татарстан Республикасы мәктәпләрендә «Фермерлар» дигән кызыктыргыч цифрлы дәрес үткәрергә тәкъдим итәләр

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

«Страна» мәдәниятне һәм кинематографияне үстерү фонды Интернетны үстерү институты белән берлектә Россия фермерларының тарихы күрсәтелгән «Фермерлар» фильмын онлайн-премьерага әзерли. Ә фильм нигезендә, «Кызыктыргыч цифрлы дәресләр» проекты белән берлектә, барлык төбәкләрнең мәктәп укучылары өчен махсус кызыктыргыч дәрес эшләнде.

Дәрес авыл территорияләрендә яшәүче укучыларга файдалы булачак. Ул яшь буынны фермерлык белән шөгыльләнүдә кызыксындыру, традицион кыйммәтләрне һәм рухи мәдәниятне булдыру, шулай ук яшүсмерләргә иртә һөнәри юнәлеш бирү максатыннан үткәрелә.

 

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, «Фермерлар» кызыктыргыч цифрлы дәресне илнең барлык төбәкләрендәге урта мәктәпләрдә, урта махсус уку йортларында һәм югары уку йортларында түләүсез үткәрергә мөмкин булачак. Дәресне үткәрү өчен цифровой-урок.рф сайтында "Фермеры" бүлегендә заявка калдырырга кирәк. Алдан теркәлү башланды инде, дәрес материалларын тарату 1 майдан башлана.

Кызыктыргыч тәрбия дәресләре сыналган инде һәм барлык төбәкләр дә аннан файдалана алалар. Дәресләр турыдан-туры классларда үткәрелә һәм 1 ел эчендә аларда 100 меңнән артык мәктәп укучысы катнашкан инде. Педагоглар моңа уңай карыйлар һәм укучыларның омтылышын югары бәялиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International