Марат Җәббаров: Татарстан кырларыннан 1,6 млн. га бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп аласы була, 3390 ашлык җыю комбайны эшлиячәк

2021 елның 10 июле, шимбә

Татарстан Республикасында кайбер хуҗалыклар көзге бөртекле культураларны урып-җыюга керештеләр инде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  хәбәр итте. 

Барлык  муниципаль районнар    белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы искәртеп узганча,   туфракның бер метр катламында дым белән тәэмин ителеш  канәгатьләнерлек түгел. Кайбер районнарда чәчүлек  катламының дым запасы 10 мм-дан да кимрәк. 

 Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тагын өч муниципаль районда: Алексеевск, Буа, Мамадыш районнарында     корылык  башлануын раслады. 

Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәгенең  Татарстан  филиалы белгечләре ашлыкның дымлылыгын мониторинглап  баралар. Мондый һава торышы сакланганда,  көн саен 1-1,5% урынына 3% дым югала. Шуңа  күрә  шушы көннәрдә республикада көзге клинны җыюга массакүләм керешәчәкләр. Кайбер хуҗалыклар көзге культураларны урып-җыюга инде керештеләр - әлегә беренче 5,3 мең гектар суктырылган (уңыш - 20,2 ц/га). 

"Тулаем ашлык күләме бик аз көтелсә  дә,  урып-җыю эшләре җиңел булмаячак, - диде Марат Җәббаров. - Яңгырлар явып үткән сабан культуралары басуларында иген ятып, урып-җыюны катлауландырырга мөмкин. Бик түбән сабаклы басулар күп. Быел  ашлык  бик  вак  булачак". 

 Министр терлек азыгы әзерләү буенча агымдагы вәзгыять турында сөйләде. Күпьеллык үләннәрнең беренче катын җыеп алу төгәлләнгән диярлек. 274 мең тонна печән һәм 1 млн. 240 мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән, бу -  шартлыча 1  баш терлеккә 9,4 ц азык берәмлеге (узган ел бу датага 15,5 ц азык  әзерләнгән иде). 

Бөгелмә, Аксубай һәм Лаеш районнары ихтыяҗның яртысыннан артыгын  әзерләгән. Шул ук вакытта 16 район терлек азыгы әзерләү темплары буенча уртача республика күрсәткечләреннән калыша. 

Аксубай, Сарман, Нурлат, Мамадыш районнары терлек азыгын икенче катттан  әзерләүгә керештеләр. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан күрше төбәкләрдән печән, сенаж һәм ашлык сатып алу эше оештырылды. 

Республиканың авыл җирлекләре дә терлек азыгын актив әзерли. Коры азык балансы узган елга карата 92 процент тәшкил итә. Муниципаль районнарда терлек азыгы әзерләү буенча механикалаштырылган отрядлар оештырылган һәм эшли. 

Агымдагы елда 1,6 млн. га бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп аласы буда. Моның өчен 3390 ашлык җыю комбайны бар. Республика буенча бер ашлык җыю комбайнына йөкләнеш 520 гектарга якын тәшкил итә, кайбер хуҗалыкларда ул 1 мең гектардан артып китә. 

 Быел хуҗалыклар тарафыннан 170 ашлык җыю комбайны сатып алынган, бу уңышны сыйфатлы һәм вакытында җыеп алу өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк. 

Бүгенге көндә республикада урып-җыю техникасының әзерлеге 92% тәшкил итә. Республикада бөртеклеләрне җыю буенча махсуслашкан 10 мехотряд эшли.  

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International