Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә

2022 елның 9 апреле, шимбә

Бүген Казан шәһәренең 15 мәйданчыгында, Зеленодольск  муниципаль районының ике мәйданчыгында: Яңа Тура һәм Осиново бистәләрендә,  Чаллы һәм Түбән Каманың өч мәйданчыгында гадәттәге  авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен  дәвам итте.

Шәһәр халкына арзанрак бәяләрдән шактый бай продукция ассортименты тәкъдим  ителде. Болар - Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмалар һәм   башка фермер продукциясе. 

Дәрвишләр бистәсендәге мәйданчыкта Әлки районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре сәүдә итте. «Казан» агросәнәгать паркы каршындагы мәйданда Нурлат, Саба, Балтач муниципаль районнары үз продукциясен тәкъдим итте. Буа муниципаль районы аграрчылары Батыршин урамы базарында сәүдә иттеләр. Бу мәйданчыкны бүген Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков белән бергә Казан мэры Илсур Метшин   тикшереп  чыктылар.

 «Дүртенче ярминкәне уздырабыз инде, шуңа да карамастан, шикәргә ыгы-зыгы саклана. Башка  продукция дә тулы күләмдә китерелгән. Ярминкәдәге  ыгы-зыгы, бәлки, бәяләрнең арзанрак булуына  да  бәйледер.  Кибетләрдә без хәзер шикәр комын 75 сумнан  күрсәк, ярминкәләрдә аның   килограммы 60 сумнан сатыла. Татлы продуктка мондый ихтыяҗ Казанда гына күзәтелә.   Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә барысы да тыныч», - дип билгеләп үтте Наил Залаков.

Шәһәр мэры Илсур Метшин продукциянең җитәрлек күләмдә булуына шәхсән үзе инанды, муниципаль районнарга һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгына башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

 “Тиздән кыр эшләре башланачак. Алдагы  елда  да  тиешле  күләмдә үз продукциябез  белән тәэмин ителү өчен  авыл халкына кыр  эшләрендә уңышлар  телибез”, - дип билгеләп үтте ул һәм шәһәр халкын үзләренең бакча  кишәрлекләреннән дә  мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк  файдаланырга чакырды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International