Татарстанда “Сөткә юл!” автоузышы старт алды

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта “Сөткә юл!” юбилей автоузышына старт бирелде. Татарстан Республикасында сөт тармагын үстерүгә багышланган конференциядә перспективалар һәм проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Анда министрның беренче урынбасары Наил Залаков, Сөт базарын өйрәнү үзәгенең генераль директоры Михаил Мищенко, Министрлыкның терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, хуҗалыклар, сөт эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Конференцияне ачып, Наил Залаков, сөт - безнең авыл хуҗалыгының нигезен тәшкил итә һәм ул аңа һәрвакыт өстенлек бирелә, дип билгеләп үтте. «Без 2 млн. тоннага якын сөт җитештерәбез һәм Россия төбәкләре арасында лидер булып торабыз. Бу безгә  билгеле автоузыш, без сезне игътибарга  лаек булган урында - Игенчеләр сараенда  сәламләвебезгә бик шат", - дип ассызыклады министрның беренче урынбасары»

 Тармакның торышы турындагы төп нотык белән Сирень Нигъмәтҗанов чыгыш ясады.

«Татарстан сөт җитештерү буенча Россия Федерациясендә беренче урында тора, ул   гомуми күләмнең 6,1 процентын җитештерә. Соңгы 6 елда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү 22,3 процентка артты.  Республикада 930 меңнән артык эре мөгезле терлек, шул исәптән 321 мең сыер. Татарстанда сөт җитештерү,  җан башына исәпләгәндә, куллану нормасыннан 37% ка артыграк. 2021 елда республикада 1,958 млн. тоннадан артык сөт җитештерелде (2020 елга карата 1% артык). 2022 елның 6 аенда 988 мең тонна сөт җитештерелде, 2021 ел дәрәҗәсенә карата үсеш 1,6% тәшкил итә»,-дип билгеләп үтте ул.

 Беренче яртыеллыкта продуктивлык (савым) 6% ка арткан, 2021 елда ул бер сыерга 6,6 мең кг тәшкил иткән,   ел ахырына кадәр продуктивлыкны бер  башка 6,9 мең кг-га кадәр җиткерү планлаштырыла. Терлекләр саны 1 мең баштан артык булган хуҗалыклар арасында – савым буенча  лидерлардан   Әтнә районының «Таң» ҖЧҖ, Саба районының «ПМК» ҖЧҖ  һәм Әтнә районының «Тукай» ҖЧҖ кебек хуҗалыкларны  билгеләп  үттеләр Министрлыкта.

 Татарстанда сөтчелек фермаларын төзү дәвам итә, 2021 елда 14,6 мең баш терлеккә 20 сөтчелек  комплексы төзелде, бу сөт буенча 40 мең тонна  артым бирде. 2022 елда 17 мең башка исәпләнгән тагын 20 сөтчелек  фермасы файдалануга  тапшырылачак. План буенча, 2023 елда Татарстанда сөт җитештерүнең гомуми күләме 1,980 млн. тоннага кадәр артырга тиеш, ә 2024 елга савымны елга  бер  башка  7 мең кг-га кадәр җиткерү күздә тотыла. 

«Сөткә юл!» - бу илнең төрле төбәкләрендә ел саен үткәрелә торган  чара. Быел автоузышта катнашучылар дүрт көн буена республиканың җиде муниципаль районында сөтчелек предприятиеләрендә булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International