Рөстәм Миңнеханов: “Без алга таба да авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итәчәкбез”

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2023 елга Юллама белән мөрәҗәгать итте.

“Республика икътисадының иң мөһим тармакларының берсе - агросәнәгать комплексы.

Быел республикада бөртеклеләрдән  мул уңыш җыеп алдык – 5 млн тоннадан артык.   Шулай ук 1,8 млн тонна шикәр чөгендере, 600 мең тонна май орлыгы, 800 мең тонна бәрәңге, 260 мең тонна яшелчә җыеп алыныр, дип көтелә.    

Татарстан төп продукция төрләре белән тулысынча тәэмин ителгән һәм аны шактый күләмдә республикадан читкә чыгару мөмкинлеге дә бар.  Авыл халкына мөһим һәм катлаулы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә! Бик зур рәхмәт!

 Ел  саен ташламалы  сыйфатлы ягулык белән тәэмин итүче  «Татнефть» компаниясенә   һәм аның  генераль директоры Наил Өлфәт улы  Магановка аерым рәхмәт.

Безнең аграрийлар алдында ирешелгән күрсәткечләрне саклап калу һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру, шул исәптән аны туфракның уңдырышлылыгын яхшырту, шулай ук мелиорация комплексын үстерү исәбенә башкару буенча җитди бурычлар тора.

Республика - терлекчелек төбәге. Бездә ил буенча эре мөгезле терлекләр  иң күп санда.

Шул ук вакытта кайбер муниципалитетларда фермалар ябыла һәм терлекләр  саны кими.

Район башлыкларыннан инвесторлар белән берлектә эш урыннарын саклап калуны тәэмин итүләрен һәм мөгезле эре терлекләр буенча план күрсәткечләрен  агымдагы ел башы дәрәҗәсенә  чыгаруларын   үтенәм.

 Терлекчелек  продукциясе  җитештерү буенча лидерлык позицияләрен ныгыту  мөһим: сөт  җитешерүне  - 2 млн тоннага,  итне  550 мең тонна җиткерү бурычы  куела.  

Алдынгыларга аерым рәхмәт сүзләре. Кукмара районы хезмәтчәннәре тарихта беренче тапкыр тәүлеккә  400 тоннадан  артык  сөт җитештерә! Әтнә, Балтач, Саба районнары тәүлеккә 300 тоннадан артык сөт савалар! Бу республикада сөт җитештерүдә югары генетик потенциалга  ия  булган  савым терлекләрен  булдырырга мөмкинлек бирде.

Гомумән алганда, терлекчелек тармагында, заманча технологияләр кертеп,  фермаларны модернизацияләү, терлек азыгы үзәкләрен төзү эшен дәвам итәргә кирәк. Бүгенге көндә 18 муниципалитетта шундый 35 үзәк файдалануга тапшырылган.

 Азык үзәкләре һәр районда булырга тиеш. Алар агрофирмаларны һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сыйфатлы азык белән тәэмин итәләр. Бу эш Кукмара, Саба, Әтнә, Мамадыш, Балтач, Теләче һәм Тәтеш районнарында җайга  салынган.

Авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү буенча системалы эш булдырырга кирәк. Моңа уңышлы мисал – сөт  эшкәртү: моннан 5 ел элек республика предприятиеләре төбәктә җитештерелә торган сөтнең нибары 50 процентын эшкәртә иде, бүген бу күрсәткеч 91 процент тәшкил итә.

 Кече хуҗалыкларга ярдәм итү өчен без ел саен 2 млрд сум бирәбез. Акчалар   20гә якын булган  төрле чаралар  өчен бирелә. Халык  белән  аеруча  системалы эшләү  Балтач районында җайга  салынган, биредә һәр гаилә диярлек сыер асрый, Әтнә, Чүпрәле, Спас районнарында   һәр икенче йортта сыер тотыла.

Без алга таба да авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итәчәкбез.

 Бүген без республика авыл хуҗалыгы үсешенә мөһим өлеш кертүче фермерларны бирегә чакырдык. Болар - Тукай районыннан Ренат Ханов, Аксубай районыннан Ильяс Сөләйманов, Менделеевск районыннан  Рәис Әгълиев, Балтач районыннан Азат Дәүләтшин, Лаеш районыннан Елена Нигъмәтҗанова, Чүпрәле районыннан Альфред Хәйруллин. Фермерлар, торып  басыгыз әле. Бик зур рәхмәт сезгә!

Республика шәһәрләрендә ел саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Авыл халкы шәһәрлеләргә кулай  бәяләрдән сыйфатлы продукция алып килә. Моның өчен шәһәр халкы исеменнән зур рәхмәт  белдерәм. Бу эшне алга  таба  дәвам итү бик мөһим.

Бакчачылыкны алып бару – аерым социаль әһәмияткә ия өлкә. Миллионнан артык татарстанлы үз бакчаларында һәм йорт яны кишәрлекләрендә эшлиләр һәм ял итәләр.  Мондый  бакчалар   гражданнар өчен  ял итү урыны   гына түгел, ә үзләрен экологик чиста продукция белән тәэмин итү мөмкинлеге дә.

2017 елдан башлап без бакчачылык ширкәтләренә булышабыз. Шул  максаттан 3,5 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелде, акчалар бакчачылык ширкәтләрен су, килү юллары, электр белән тәэмин итүгә, калдыклар җыю урыннары булдыруга юнәлдерелә. Киләсе елда бу программалар дәвам итәчәк”, - дип билгеләп үтте Президент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International