Марат Җәббаров эш сәфәре белән Алексеевск муниципаль районында булды

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш  сәфәре белән Алексеевск муниципаль районында булды. 
Районда беренче эш итеп, министр балык цехын ачуда катнашты. Бүген    биредә 8 кеше эшли, диңгез балыгын, шулай  ук елга балыкларын эшкәртүне    планлаштыралар. Алексеевск, Әлки һәм Спас районнары халкы өчен тозлаган, киптерелгән, ысланган балык, пресервлар һәм балык катламалары җитештереләчәк. Барлыгы 25 төрле  продукция булачак.  Монда шулай ук кош итләре: тавыклар, казлар, үрдәкләр ысланачак. Айга  10 тонна  продукция әзерләү   планлаштырыла.
 “Сезнең проектларыгыз да, идеяләрегез дә күп, ел саен эшкәртү предприятиеләре ачарга мөмкин. Мондый җитештерүләргә  ихтыяҗ артып  тора.  Мондый предприятиеләргә инвестицияләр кертү – бүген иң  дөрес эш”, - дип ассызыклады министр.
Аннары делегация Байчыклы  Барангул (Красный Баран) авылына китте, анда ФАП һәм Алексеевск районы кулланучылар җәмгыятенең халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды. Мондый кибетләр 2017 елдан бирле гамәлдә булган Президент программасы ярдәмендә бөтен республика буенча ачыла.
 “Бу яңа кибет һәм ФАП «Сәламәтлек саклау» һәм «Авыл кибете» республика программалары ярдәмендә барлыкка килде. Хәзер кешеләрнең азык-төлек тә, хуҗалык товарлары да  сатып алу, кирәкле әйберләргә заявка калдыру   мөмкинлеге  бар”, - дип билгеләп  үтте  Марат Азат улы.  Аннары министр шәхси эшкуар,   КФХ башлыгы Александрова Наталья Ивановнаны үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен алтын медаль һәм диплом белән бүләкләде. 
Шуннан  соң  Марат Җәббаров  “Колос”  җитештерү кооперативының казылык цехында булды. Алексеевск районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Илнур Хәйбуллин яңа линия эше турында сөйләде.
 Сәфәр ахырында министр Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты, анда районның авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләделәр. Ведомство бүләкләре  иң яхшы механизаторларга, комбайнчыларга, машина белән сыер саву операторларына, ветеринария  табибларына һәм тармак ветераннарына  бирелде. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International