2022 елда Татарстан аграрийлары Россельхозбанк ярдәмендә 250 берәмлектән артык техника һәм җайланмалар сатып алганнар

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

2022 елда Россельхозбанк Татарстан аграрийларына  250 берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алуга  финанс ярдәме күрсәткән. Аграрийларга  финанс ярдәме ташламалы кредит бирү программалары кысаларында   күрсәтелде. 
Узган ел авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2 млрд сумга якын техника сатып алган. Алар арасында: тагылмалы/асылмалы җайланмалар (якынча 140 берәмлек), ашлык җыю һәм азык җыю комбайннары (37 берәмлек), тракторлар (17 берәмлек) һәм башка техника бар.  Техниканың күбесе үзебезнең илдә  җитештерелгән.
Җитештерүдә  заманча авыл хуҗалыгы техникасы булу – бизнесны уңышлы үстерүдә төп фактор. Россельхозбанк АПК предприятиеләренә бу мәсьәләне хәл итүдә актив ярдәм итә. Ташламалы кредит программасы ярдәмендә аграрийлар техниканы гына түгел, ә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау өчен запас частьләр һәм материаллар, ягулык-майлау материаллары, ашламалар, үсемлекләрне яклау чаралары һәм сезонлы кыр эшләрен башкару өчен кирәкле башка материалларны да сатып ала алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International