Рөстәм Миңнеханов «Казан» агропаркында хәләл ярминкәне ачуда катнашты

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Бүген «Казан» агросәнәгать паркында Russia HALAL Market Хәләл продукция күргәзмәсе ачылды. Экспозиция белән Татарстан Республикасы Рәисе   Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Малайзиянең Ислам үсеше департаменты генераль директоры урынбасары Сираджуддин Сухаими, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте  рәисе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин таныштылар. 
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агропаркны әлеге чарага  әзерләүдә һәм аны оештыруда актив катнашты. Чара кысаларында мәйданчыкта тулысынча косметик ремонт ясалды.  Объектны да, залларны һәм санитар  бүлмәләрне дә  ислам кануннары таләпләре буенча норматив хәлгә китерергә һәм эчке бизәлеш  эшләрен  башкарырга  туры  килде.
"Ярминкәдә хәләл стандарты буенча сертификатланган продукция белән 400дән артык сәүдә ноктасы ачылды, шулай ук чит ил компанияләренеке дә бар.  Бу безнең өчен зур үсеш ноктасы. Безне үзебезнең продукциянең башка илләргә сатылуы белән кызыксындыра", - дип өстәде Марат Җәббаров.
Күргәзмә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында оештырылды. Быел форум беренче тапкыр федераль форматта уза. 
 Рөстәм Миңнеханов,  бүген Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши, дип билгеләп  үтте.  Икътисадның барлык өлкәләрендә диярлек хәләл-индустрия актив үсеш ала: азык-төлек товарлары һәм сәнәгать продукциясе җитештерү, медицина, туризм, мәгариф, финанслар һәм инвестицияләр, диде ул.  
Республика Рәисе, Татарстанда гына да хәләл стандарты буенча 100дән артык азык-төлек товарлары җитештерүче бар. Бу товарлар якын һәм ерак чит илләргә актив экспортлана, дип билгеләп  үтте. 
“Әлеге өлкәне популярлаштыруның төп инструментларының берсе - республикада ел саен уза  торган KazanForum һәм RUSSIA Halal Expo күргәзмәсе. Алар индустриядә катнашучыларга бөтен дөньядан сәүдә-икътисадый элемтәләрне җайга салырга һәм уңышлы үстерергә мөмкинлек бирә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
 Ул, кулланучыларның хәләл продукция куллануларын арттыру максатларында быел беренче тапкыр «Казан» агросәнәгать паркы территориясендә хәләл ярминкә ачу турында карар кабул ителде, дип ассызыклап  үтте. “Минемчә, бу бик уңышлы карар. Биредә катнашучылар хәләл стандартлар буенча җитештерелә торган  ит, сөт һәм яшелчә продукциясен, кондитерлык эшләнмәләрен, шулай ук кием һәм сувенирлар  күрсәтә һәм сата алачак. Шунысы куанычлы, җирле җитештерүчеләрдән тыш, безнең чит ил партнерларыбыз да бар биредә”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов һәм ярминкәдә катнашучыларга уңышлы эш теләде.
Малайзиянең ислам үсеше департаменты генераль директоры урынбасары Россиядә һәм, аерым алганда, Татарстанда  хәләл-индустрия мөмкинлекләрен  югары бәяләде. “Без бу өлкәдәге үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга шат булачакбыз һәм бу Россиядә хәләл үсеше файдасына булыр, дип өметләнәбез”, - диде Сираджуддин Сухаими. 
Russian Halal Market -  ул халыкара хәләл индустрия ярминкәсе, анда 100 иң эре җитештерүче катнаша. Ярминкәдә Татарстан җитештерүчеләре, шулай ук Иран, Сенегал һәм Төркия кунаклары катнаша. Күргәзмә 21 майга кадәр дәвам итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International