2023 елда Казан май комбинатында җитештерелгән әзер продукция күләме миллион тоннадан артып китте

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Илебезнең иң эре май  продукциясе җитештерүчеләреннән берсе – «Казан май комбинаты» АҖ (КЖК) - 2023 елга йомгаклар ясады. Хисап чорында предприятиедә җитештерелгән әзер продукция күләме 1,12 млн тонна булган –  бу 2022 елга караганда 37%ка күбрәк.

Шешәләрдә май чыгару күләме – 31%ка, майонез һәм кетчуплар – 14%ка, соуслар 9%ка арткан. Үсемлек майлары һәм шрот җитештерүдә дә ныклы үсеш күзәтелә: 2022 ел белән чагыштырганда, рапс мае - 71%ка, көнбагыш  мае - 41%ка, рапс шроты - 66%ка, көнбагыш шроты 39%ка күбрәк җитештерелгән.

2023 ел йомгаклары буенча, Казан  май  комбинатының әзер продукциясен сату күләме, 2022 ел белән чагыштырганда, 41%ка арткан.  Әзер продукция сатудан  керем 18%ка арткан һәм 41,1 млрд. сум булган (НДСтан башка). 

Nielsen белешмәләренә караганда,  2023 ел нәтиҗәләре буенча, Mr.Ricco кетчупы сатылу  күрсәткече  буенча югары категорияле кетчуплар арасында - 1 нче урынны һәм Россиядә барлык кетчуплар арасында өченче урынны алды. Mr.Ricco майонезы майлылыгы 67% булган дүрт тәмдәге  майонезлар   рейтингында 2 нче урынны алды. Шул ук вакытта 67% майлылыктагы “Mr.Ricco Провансаль” майонезы   үз категориясендә   иң күп сатылган майонездан  санала  (үсеш динамикасы - 144%).

Шулай ук 2023 елда Казан  май  комбинаты  экспорт юнәлешен актив үстерә. Кытай, Төркия, Әзербайҗан, Казахстан һәм башка илләргә 250 мең тонна үсемлек мае җибәрелгән.
 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International