Татарстан Республикасында коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләрен (СНТларны) газлаштыру

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Россия  Федерациясе   Хөкүмәте СНТларны социаль газлаштыру программасын киңәйтте (РФ Хөкүмәтенең  2024 елның 16 апрелендәге  484 номерлы карары). Хәзер газ үткәрелгән торак пункттагы СНТ территориясендә урнашкан йортлары булган гражданнар участокларына газны бушлай кертергә мөмкин.

СНТны газлаштыруны СНТ әгъзалары җыелышыннан башларга кирәк, анда газ челтәрләренә кушылу турында карар кабул ителә. Аннары газ бүлү оешмасына участок милекчесе   йә СНТның вәкаләтле вәкиле тарафыннан  гариза бирелә. Гаризага гомуми җыелыш беркетмәсе, шулай ук тиешле башка   документлар комплекты өстәлеп бирелергә тиеш. 

Гариза бирү турында тулырак мәгълүмат һәм СНТ әгъзаларының гомуми җыелышы беркетмәсе проекты белән түбәндәге сылтама буенча   танышырга мөмкин: https://agro.tatarstan.ru/stroitelstvoremont-i-rekonstruktsiya-inzhenernoy.htm.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International