Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Арча муниципаль районында булып кайттылар

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Узган атна азагында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Арча муниципаль районында булып кайттылар. Сәфәр Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы тарафыннан оештырылган иде. Ул татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай тууының 132 еллыга багышланды.

Арча шәһәрендә белгечләр “Казан арты” тарихи-этнографик музеенда булдылар, анда район тарихы белән таныштылар, шунда ук милли баш киемнәре - түбәтәйләр һәм калфаклар эшләү буенча мастер-класслар уздырылды. Гөлгенә Хәсәнова үзенең шушы кәсеп белән 25 ел шөгыльләнүе турында сөйләде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре татар милли аяк киемнәренең бизәкләре белән таныштылар.

Читек-кәләпүшләргә милли бизәкләр төшерү, калфак-түбәтәйләрне алтын җепләр белән чигү, шактый зур кәсеп буларак, Казанда һәм якын-тирә татар авылларында XIX гасырда киң тарала. Татар кәсепчеләренең әйберләренә туган якта да, башка төбәкләрдә дә ихтыяҗ шактый зур була. Бүгенге көндә андый осталар бик аз, алар бу кәсеп белән хобби буларак кына шөгыльләнәләр.

Яңа Кырлай авылында Министрлык белгечләре Габдулла Тукайның Дәүләт әдәби--мемориаль музей комплексында булдылар, анда Тукайны тәрбиягә алган атасы Сәгъди Сәлиховның утарын һәм Бай Йортын күрделәр.

«Шуны әйтергә кирәк, музейның урнашкан урыны да, тирә-яктагы табигать һәм андагы матурлык күңелне күтәрә, аңа дәрт һәм моң өсти. Габдулла Тукайның туган як турындагы шигырьләренә юкка гына шундый мәхәббәт салынмагандыр, күрәсең, – дип, үз фикерләре белән бүлеште игенчелек тармакларын үстерү бүлегенең 1 нче разрядлы өлкән белгече Елена Толочко. – Әлеге сәфәр, үз туган якларын яратучы кунакчыл кешеләр һәркемнең күңелендә матур истәлек булып калыр, дип ышанам».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International